1914 елның 16 июне, Казан — 1988 елның 18 августы, шунда ук.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1936), Мәскәү геология тресты Татарстан бюросында геология партия башлыгы.

1936–1938 елларда ВЛКСМның Бауман райкомы (Казан) секретаре.

1946–1988 елларда ЦНИИгеолнерудта, тау-химия чималы геологиясе лабораториясе мөдире (1947–1980).

СССР территориясендәге утырма формацияләрдә бентонит балчыкларның таралу закончалыклары турындагы тәгълиматка нигез салучы. Әлеге чыганакларның генетик классификациясе авторы; бентонит чыганакларының яңа утырма геологик-сәнәгый тибын аера.

Кирсанов җитәкчелегендә СССР территориясендә фаразлау-минерагеник тикшерү үткәрелә һәм илдә бентонитлар чималы базасы булдырыла, Россиянең Европа өлешендә Көнчыгыш акчагыл утырмалары стратиграфиясенең бердәм схемасы эшләнә.

ТАССР Госпланы әгъзасы (1965–1972).

Бөек Ватан сугышында катнаша.

3 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Богатство недр Татарии. К., 1956 (автордаш);

Пентониты // Неметаллические полезные ископаемые СССР. М., 1984.

Әдәбият

Заслуженный геолог республики // Вечерняя Казань. 1987. 1 апр.