Эчтәлек

1923 елның 9 ноябрендә Казанда туган.

1953 елда Казан педагогия институтын тәмамлый.

1941–1949 елларда Совет Армиясендә, Бөек Ватан сугышында катнаша.

1950 елдан КПССның Казан шәһәр комитеты инструкторы.

1956 елдан урта мәктәп директоры (Казан).

1964–1967 елларда ТАССР мәгариф министры урынбасары.

1967 елдан Казан педагогия институтында проректор, бер үк вакытта психология кафедрасы мөдире.

1981 елдан СССР ПФАнең Профессиональ-техник педагогия фәнни-тикшеренү институтында директор урынбасары.

1994–2008 елларда Казан технология университетында Идел буе һәм Урал югары уку йортлары укытучыларын әзерләү һәм квалификациясен күтәрү үзәге директоры.

Хезмәтләре укытуны индивидуальләштерү һәм дифференциацияләү, профессиональ белем бирүнең эчтәлеген проектлау, югары техник мәктәп укытучыларын профессиональ педагогик әзерләүдә методологик һәм методик нигез, югары уку йортын тәмамлаганнан соң, профессиональ белем бирү стандартының фәнни нигезләре проблемаларына карый.

СССР ПФА Президиумы бүләге лауреаты (1983). 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Культура умственного труда. К., 1968;

Индивидуализация педагогической деятельности как учебная проблема. К., 1982;

Совершенствование организационных форм обучения. М., 1987;

Интегративные основы широкопрофильной подготовки специалистов в техническом вузе. Н.Новгород, 1999 (автордаш).