1906 елның 16 декабре, Житомир шәһәре — 1960 елның 26 августы, Мәскәү.

Мәскәү университетын тәмамлаганнан соң (1929), Бөтенсоюз гамәли минералогия фәнни-тикшеренү институтында (Мәскәү) эшли (1941елга кадәр); бер үк вакытта, 1933–1937 елларда Горький университеты профессоры, 1937–1941 елларда Мәскәү корыч институтының физик химия кафедрасы мөдире. 1941 елдан СССР ФАнең Гомуми һәм нәорганик химия институтында термохимия лабораториясе мөдире (Бөек Ватан сугышы елларында Казанда), Казан университетының физик химия кафедрасы мөдире (1943 елга кадәр); бер үк вакытта, 1943 елдан Мәскәү химия-технология институтында гомуми һәм нәорганик химия кафедрасы мөдире, 1945–1949 елларда Мәскәү университеты профессоры.

Хезмәтләре кристаллохимия, термохимия, химик термодинамикага һәм металлургия процессларының физик химиясенә карый. Капустинский молекулада ионлы бәйләнеш энергиясен исәпләү өчен тигезләмә ала (Капустинский формуласы). Кристалл энергиясенең изотоп составына бәйлелеген билгели (литий гидриды һәм дейтериды мисалында). Эремәнең энтропиясен исәпләү тигезләмәсен тәкъдим итә. Эремәләрдә ионнар җылысыешлыгы теориясен киңәйтә. Нәорганик кушылмалар термохимиясе һәм термодинамикасы буенча тикшеренүләр үткәрә, аларның барлыкка килү җылылыгын билгели, нәорганик матдәләрнең термодинамик константаларын системага сала. Контакт ысулы белән сульфат кислотасы алу процессы теориясенә зур өлеш кертә. Судагы эремәләрдә ионнарның координацион саннарын билгеләүнең термохимик ысулын эшли (бергәләп). Электролитларның судагы эремәләренең җылы үткәрүчәнлеген өйрәнә. Югары басым астында атомнарда электрон конфигурацияләрнең үзгәреп корылуын һәм җир шары төзелешенең оригиналь геохимик теориясен фаразлый. Россиядә химия фәне барлыкка килү тарихы, төрле химия фәнни мәктәпләре эшчәнлеге турында хезмәтләр авторы.

Хезмәтләре

Физическая химия металлургических процессов. М.–Л., 1933. Т. 1; Химические равновесия в неорганических системах. М.–Л. 1936; Очерки по истории неорганической и физической химии в России. М., 1949.

Әдәбият

Анатолий Фёдорович Капустинский // Материалы к биобиблиогр. учёных СССР. Сер. хим. наук. М., 1958. Вып. 26.

Автор —  В.Г.Абзалова