- РУС
- ТАТ
ботаник-систематик, флора белгече
1922 елның 11 июле, Чуаш автономияле өлкәсенең Мариинский Посад шәһәре — 2009 елның 21 ноябре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1946), шунда ук эшли (1991 елга кадәр).
Хезмәтләре Татарстан флорасына карый. ТР территориясендә үсә торган 1315 югары төзелешле үсемлек төренең исемлеген төзи һәм системалаштыра. Иванова тарафыннан җыелган гербарийга 20 меңгә якын үсемлек төре кергән. ТРдагы кайбер табигать истәлекләрен (Чатыр Тау, Урдалы Тау, Кликовка сөзәклеге, Коржинский сөзәклеге һ.б.) ботаник яктан сурәтли.
«Татарстанның ашарга яраклы кыргый үсемлекләре» («Дикорастущие съедобные растения Татарии», 1987), «Татарстан флорасы буенча сүзлек-белешмәлек» («Словарь-справочник по флоре Татарии», 1988), ТРның Кызыл китабын төзүчеләрнең берсе (1995).
Медальләр белән бүләкләнә.
Опыт изучения взаимоотношений между растениями в чистых посевах культурных растений. К., 1964 (автордаш);
Определитель растений Татарской АССР. К., 1979 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.