Биографиясе

1936 елның 30 мае, Казан — 2021 елның 4 мае, Казан.

Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң (1962), 1962–1994 елларда шунда ук укыту эшендә: 1966–1968 елларда музыка теориясе кафедрасы мөдире, 1989–1994 елларда татар музыкасы кафедрасы мөдире.

1994–1999 елларда ТР ФАнең Татар энциклопедиясе институты өлкән фәнни хезмәткәре.

1994–1995 елларда фәнни-методик эшләр һәм тикшерү бүлеге мөдире. 1999 елдан ТР Мәдәният министрлыгының Татар халкы фольклорын җыю, саклау, өйрәнү һәм пропагандалау дәүләт үзәгенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.

ТРның Композиторлар берлеге әгъзасы (1983).

Хезмәтләре татар музыкасы тарихына, татар композиторлары һәм язучылары иҗатына карый.

Хезмәтләре     

Муса Джалиль и татарская музыка. К., 1977;

Газиз Альмухаметов и Султан Габаши в Казани. Уфа, 1995;

Рустем Яхин. К., 2002; Словарь музыкально-сценических произведений татарских композиторов. К., 2003.

Әдәбият      

Латыйпова Е. Танылган музыка белгече // Мирас. 1996. № 7-8;

Салитова Ф.Ш. Новый взгляд на известные факты // Татарстан. 1996. № 6;

шул ук. Волшебная сила музыки // Идель. 2001. № 3.