- РУС
- ТАТ
икътисадчы, икътисад фәннәре докторы (1967), профессор (1967)
1913 елның 8 июне, Чуаш Республикасының Яльчик районы Ак Күл авылы – 1992 ел, Ярославль шәһәре.
1932 елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1934–1940 елларда Мари югары коммунистик авыл хуҗалыгы мәктәбендә һәм Казан авыл хуҗалыгы институтында, 1940–1941 елларда Ленинград авыл хуҗалыгын механикалаштыру институтында, 1941–1944 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында авыл хуҗалыгын оештыру кафедрасы мөдире.
1944–1955 елларда Ленинград университетында, 1956–1965 елларда Ленинград авыл хуҗалыгы институтында шул исемендәге кафедрасы мөдире, доцент.
1965–1968 елларда Казан авыл хуҗалыгы институтында кафедрасы мөдире, 1968–1971 елларда ректор.
1971 елдан Ярославль университетында, статистика һәм бухгалтерлык эше кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре авыл хуҗалыгы икътисады мәсьәләләренә, бәрәңге һәм яшелчә үстерүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә карый.
«Почет билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Интенсификация – решающее условие повышения доходности сельскохозяйственного производства // За повышение производительности труда в сельском хозяйстве. Л., 1959;
Интенсивное использование земли в пригородных хозяйствах // Экономика сел. хоз-ва. 1962. № 8; Картофель в Татарии. К., 1970 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.