Биографиясе

1853 ел, Спас өязе Матвеевка авылы – 1926 ел, Казан.

1878 елда Казан ветринария институтын тәмамлаганнан соң, 1904 елга кадәр шунда ук эшли.

1885 – 1886 елларда Берлин, Дрезден шәһәрләрендә хезмәт күнекмәләре ала.

1904–1917 елларда Харьков ветеринария институты директоры.

Хезмәтләре хайваннарда кан әйләнеше физиологиясенә карый.

Бүләкләре

3 нче дәрәҗә Изге Станислав һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна орденнары белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Влияние сокращения мышц задних конечностей на кровообращение последних. Казань, 1882;

Всасывание в тонкой кишке // Уч. зап. Казан. вет. института. 1886. Т. 3.

Әдәбият

Григорий Иосифович Гумилевский // Вестн. обществ. ветеринарии. 1911. Т. 6;

Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: Биографии. М., 1993. Т. 4.               

Автор – О.М.Гыйльметдинова