Биографиясе

1871 елның 9 сентябре, Владимир губернасы, Муром өлкәсе Поздняково авылы – 1939 елның 21 апреле, Мәскәү.

Петербург тау институтын тәмамлаганнан соң (1910 ел), Россиянең Геология комитетында эшли.

1917 елда нефть сәнәгатен өйрәнү өчен АКШка командировкага җибәрелә.

1918 елдан Баш нефть комитетында эшли, 1919 елдан Баш сланец комитеты җитәкчесе, 1920–1925 елларда Курск магнит аномалиясен өйрәнү буенча махсус комиссия рәисе.

1920 елдан Мәскәү тау академиясе профессоры, 1922–1930  елда ректоры, бер үк вакытта Янучан казылмалар институты (1924–1939 еллар) һәм Мәскәү нефть институты (1930–1931 еллар) директоры.

1931 елдан Бөтенсоюз ХХСның Дәүләт геологик-разведкалау идарәсе башлыгы.

1930–1936 елларда СССР Фәннәр Академиясе каршындагы Җитештерүче көчләрне өйрәнү советы рәисе.

1936 елдан СССР Фәннәр Академиясе вице-президенты, 1937 елдан СССР Фәннәр Академиясе Әзәрбайҗан филиалы рәисе.

Фәнни эшчәнлеге

Нефть һәм газ табыла торган чыганакларны тикшерүнең комплекслы ысулын эшли һәм уңышлы файдалана.

Ләм вулканнарының килеп чыгышы һәм таралу закончалыклары турында тәгълимат булдыра, аларның нефть чыганаклары белән бәйләнешен билгели.

И.М.Губкин нефтьнең барлыкка килүе турында оригиналь теория тәкъдим итә, нефть ятмаларының беренчел яки икенчеллеге мәсьәләләрен, нефть һәм газ миграциясен, нефть ятмалары классификациясен өйрәнә һәм аларның таралу закончалыкларын билгели («Нефть турында тәгълимат» - «Учение о нефти». М., 1932).

Рус платформасының көнчыгыш районнарындагы геологик тикшерүләрне җитәкли һәм Идел-Уралдагы нефтьле һәм газлы төбәкләрнең сәнәгый перспективасын нигезли («Урал-Идел нефть һәм газ өлкәсе» – «Урало-Волжская нефтегазоносная область». М.-Л., 1940).

И.М.Губкин – Татарстанда нефть эзләү эшләренең беренче оештыручысы.

1920 елларда республиканың көнбатышында битумнарны тикшерү эшләрен үткәрә.

СССР Югары Совет депутаты (1937–1939 елларда).

Бүләкләре

Ленин бүләге лауреаты (1929 ел).

Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Истәлеге

Шәһәргә, посёлок, район, мәгъдән учагы (рудник), чыганак, ике институт, фәнни тикшеренү судносына аның исеме бирелә.

1949 елда СССР Фәннәр Академиясе нефть геологиясе өлкәсендәге казанышлар өчен академик И.М.Губкин исемендәге бүләк булдыра.

Хезмәтләре

Избранные сочинения: В 2 т. М.–Л., 1950–1953.

Әдәбият

Кумок Я.Н. И.М.Губкин. М., 1968.