- РУС
- ТАТ
акушер-гинеколог, педагог, җәмәгать эшлеклесе, медицина докторы (1894 ел), хакыйкый статский советник (1915 ел), ТАССР һәм РСФСРның атказанган фән эшлеклесе (1934, 1936 еллар)
1866 елның 24 гыйнвары, Кострома губернасы, Кинешма шәһәре – 1938 елның 7 феврале, Казан.
Казан акушер-гинекологлар фәнни мәктәбенә нигез салучы.
1891 елда Хәрби медицина академиясен (С.-Петербург) тәмамлаганнан соң, шунда ук эшли.
1900 елдан Казан университеты профессоры, акушерлык һәм гинекология кафедрасы һәм клиникасы мөдире.
1931 елдан профессор-консультант.
1900 еллардан Г. Родионованың затлы нәсел кыз балалар институтында акушерлык һәм гинекология буенча лекцияләр курсы укый, бер үк вакытта Кызыл Хач шәфкать туташлары Казан җәмгыятенең баш табибе.
1901 елда клиника каршындагы «Казанның Кодрәтләр кылучы Изге Варсонофий» чиркәвендә ктитор (чиркәү старостасы) итеп раслана, аңа чиркәү өчен акча җыю һәм аны төзекләндерү вазифасы йөкләнә.
Хезмәтләре аналык мускулатурасы морфологиясе һәм үсешен өйрәнүгә, имезүчеләрне ясалма аталандыру мәсьәләләренә карый.
Клиник хезмәтләре хатын-кызның җенес органнары шешләрен (аналыкта яман шеш) өйрәнүгә, корсактан ярып алу, җенси әгъзада барлыкка килгән каналны оператив дәвалауга карый.
Г. Россиядә беренче мәртәбә аналыкта яман шеш авыруын дәвалау өчен радий куллануны өйрәнә һәм аны куллану техникасын күрсәтә.
Дәреслекләр һәм кулланмалар, шул исәптән «Акушерлык һәм хатын-кыз авырулары курслары» (1922 ел) китабы авторы.
В.С.Груздевның табиблек эшчәнлеге стационар һәм амбулаториядә үтә, анда меңләгән йөкле хатыннарга, бала табучыларга һәм гинекологик авыруларга ярдәм күрсәтелә, 3 меңнән артык ярып алу операциясе башкарыла.
Аның шәкертләре Н.И.Горизонтов, М.С.Малиновский, А.И.Тимофеев, Н.В.Маненков һәм башкалар бала тудыру, бала булмаудан дәвалау операцияләре вакытында авыртуны басу ысулларын эшлиләр.
1915 елда Казан университетында В.С.Груздев исемнәре бүләк булдырыла һәм ул Казан университетында башкарылган акушерлык, гинекология, шулай ук анатомия, гистология, эмбриология, патологик анатомия, бактериология өлкәсендәге иң яхшы хезмәтләр өчен бирелә.
В.С.Груздев «Табигать һәм кешеләр» («Природа и люди») фәнни-популяр журналына нигез салучы һәм аның мөхәррире, «Русский архив патологии, клинической медицины и бактериологии», «Практическая медицина» журналларында хезмәттәшлек итә, 1897 елда «Казанский медицинский журнал» басмасын чыгаруны яңадан башлап җибәрә.
2 нче һәм 3 нче дәрәҗә Изге Анна, 2 нче дәрәҗә Изге Станислав, 4 нче дәрәҗә Изге Апостолга тиң кенәз Владимир орденнары, император Александр III истәлегенә көмеш медаль белән бүләкләнә.
Акушерлык-гинекология клиникасына (1936 ел) һәм Казанның бер урамына В.С.Груздев исеме бирелә.
Саркомы яичников: Дис. ... СПб., 1894;
К патологии и терапии рака матки. [Б. м.], 1911;
Гинекология для студентов и врачей. Казань, 1922;
Общая гинекология. Казань, 1922.
Маненков В.П. В.С.Груздев. Казань, 1952;
Неизвестный Груздев. Казань, 2000;
100 лет акушерско-гинекологической клинике. Казань, 2000.
Авторы – Д.П.Игнатьева, Д.Р.Нуретдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.