Биографиясе

1842 елның 20 гыйнвары – 1884 елның 24 апреле, Казан.

1867 елда Казан университетын тәмамлый һәм шунда ук химия лабораториясе музее саклаучысы, 1869 елдан – фармацевтика лабораториясе лаборанты, профессор (1877 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре органик химиягә карый.

Этилен төзелешен ачыклау максатыннан бромлы һәм хлорлы винилның гипохлорит кислотасы белән реакциясен өйрәнә; бромлы винилга терекөмешнең уксус кислоталы оксиды тәэсирендә альдегид таба.

Хлорлы этил һәм хлорлы этиленнарны хлорлау продуктларын үзе уйлап тапкан дефлегматор ярдәмендә чиста килеш аерып ала һәм тикшерә.

Хезмәтләре

О радикалах в органической химии. Казань, 1872;

Новые исследования о продуктах охлорения хлористого этила и хлористого этилена и новые доказательства существования органических радикалов, у которых парное свободное