Биографиясе

1932 елның 10 феврале, БАССРның Зилаер районы Чупан авылы – 2026 елның 19 марты, Уфа шәһәре.

1963 елда Башкорт университетын тәмамлый.

1963–1979 елларда СССР ФА Урал гыйльми үзәгенең Математика һәм механика институтында эшли (Свердловск шәһәре), 1979–1985 елларда СССР ФА Урал бүлегенең Икътисад институтында бүлек мөдире.

1985–1991 елларда СССР ФА Урал бүлегенең Башкортстан гыйльми үзәге рәисе урынбасары.

1992 елдан РФАнең Икътисад һәм социология институты (Уфа) директоры.

Фәнни эшчәнлеге

Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлеше – металлургия комплексын үстерү һәм эшләтүнең икътисади-математик модельләре системасы принципларын эшләү һәм төзүгә карый. Аның тарафыннан регионда халык хуҗалыгы структурасын үзгәртеп коруның нәтиҗәлелеген исәпләүнең принципиаль яңа методикасы эшләнә, икътисад белән табигатьнең үзара бәйләнеше процессларын көйләү проблемалары тикшерелә.

Хезмәтләре

Математические вопросы согласования показателей регионального развития. Свердловск, 1985;

Моделирование металлургического комплекса. М., 1988;

Эффективность природоохранной деятельности и моделирование рационального природопользования. Уфа, 1989;

Концепция охраны окружающей среды и рационального использования природных ресурсов Республики Башкортстан. Уфа, 1993.

Әдәбият

Научная элита: Кто есть кто в Российской АН. М., 1993.