Биографиясе

1935 елның 22 декабре, Оренбург өлкәсенең Абдулин районы Иске Шалты авылы – 2015 елның 16 гыйнвары.

1958 елда К.А.Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад факультетын тәмамлый.

1958–1961 елларда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы икътисады фәнни-тикшеренү институтының терәк пункты мөдире.

1962 елдан Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә, 1972 елдан икътисади кибернетика кафедра мөдире.

1997 елдан Россиянең Бәйсез фәнни аграр-икътисад җәмгыяте президенты.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре икътисадта математика ысулларны һәм модельләштерүне куллану мәсьәләләренә, системалар һәм методология теориясенә, системалы анализга, статистик фаразларны тикшерү теориясенә, агросәнәгать комплексында тармакара һәм төбәкара алмашуда бәяләрнең эквивалентлы проблемаларына карый.

Фәнни-техник прогресс барышында җанлы хезмәтне матдиләштереп алыштыру законын тәгъбирли.

Информатика һәм матем. ысуллары кулланып, аграр белем бирү системасын төзи.

Ә.М.Гатауллин икътисади-математика ысуллар һәм кибернетиканың техник чараларын кулланып, аграр икътисад фәнендә информатика буенча фәнни юнәлешне үстерә.

Югары уку йортлары һәм техникумнар өчен дәреслекләр авторы.

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Себестоимость и совокупные затраты труда в производстве сельскохозяйственной продукции. М., 1965;

Издержки производства сельскохозяйственной продукции - методология измерения и резервы снижения. М., 1983;

Основы математической статистики. М., 2002.

Автор – Ф.С.Зыятдинов