- РУС
- ТАТ
математик кристаллография гыйлеме белгече, физика-математика фәннәре докторы (1980 г.)
1940 елның 1 гыйнвары, Тула өлкәсенең Ефремов районы Турдай станциясе – 2020 елның 1 феврале, Мәскәү.
1968 елда Мәскәү университетының геология факультетын тәмамлаганнан соң, СССР ФАнең Кристаллография институтында (хәзерге РФАнең Кристаллография институты) эшли, 1984 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.
Хезмәтләре дискрет геометриягә, каты җисем физикасына, космологиягә карый.
Идеаль кристаллның локаль теориясен төзи, бирелгән химик формуласы буенча компьютерда кристаллның төзелешен билгеләү ысулын эшли (1994 ел), Галәмнең кристаллга охшаш моделен (1995 ел), Җир төшендәге каты өлешнең дендрит алмаз кристаллы буларак фракталь теориясен (1999 ел) төзи.
Нәевклид кристаллографиягә нигез салучыларның берсе.
РФАнең Е.С.Фёдоров исемендәге бүләге иясе (1997).
Локальный критерий правильности системы точек // Докл. АН СССР. 1976. Т. 227, № 1 (автордаш);
Кристаллографическая геометрия. М., 1984;
Аксиоматика формирования месторождений кристаллических полезных ископаемых // Геологическое изучение и использование недр. М., 1998.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.