- РУС
- ТАТ
ветеринария микробиологы, ветеринария фәннәре докторы (1997 ел)
1954 елның 22 гыйнварында Әлки районы Чуаш Кичүе авылында туган.
1979 елда Казан ветеринария институтын тәмамлый.
1979–1980 елларда Әлки районы «Ярыш» совхозының баш ветеринария табибы.
1981–1986 елларда Казан ветеринария институтында эшли.
1986 елдан Бөтенроссия ветеринария институтында, 1998 елдан терлекләрдә аеруча куркыныч авырулар китереп чыгаручы штаммнар саклау лабораториясе мөдире.
Хезмәтләре терлекләрдә аеруча куркыныч авырулар китереп чыгаручыларга диагноз кую һәм индикацияләүнең яңа ысулларын эшләүгә, гамәлдәгеләрен камилләштерүгә карый.
Медальләр белән бүләкләнә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.