- РУС
- ТАТ
физик, физико-математика фәннәре докторы (1993 ел), профессор (1994 ел), ТРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (2000 ел)
1946 елның 27 апрелендә Буа районы Иске Суыксу авылында туган.
1970 елда Казан авиация институтын (хәзер Казан техник университеты) тәмамлый, шунда ук эшли, 1995 елдан техник физика кафедрасы мөдире.
Хезмәтләре плазма физикасына, плазма техникасы һәм технологиясенә карый.
Гадәти булмаган электродларда (электролитлар) тотрыклы һәм тотрыксыз пар-газ бушануыннан туган түбән температуралы плазма физикасының фәнни нигезләрен төзи.
Атмосфера басымында яңа төр электр бушануын - күпканаллы бушануны беренче булып билгели (1988 ел).
Медаль белән бүләкләнә.
Электрофизические процессы в разрядах с твёрдым и жидкими электродами. Свердловск, 1989 (автордаш);
Возникновение и развитие объёмного разряда между твёрдым и жидкими электродами // Химия плазмы. 1990. Т. 16 (автордаш);
Объёмный разряд в парогазовой среде между твёрдыми и жидкими электродами. М., 1990 (автордаш);
Струйный многоканальный разряд с электролитическими электродами в процессе обработки твёрдых тел. Казань, 2006 (автордаш).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.