- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1978), профессор (1982), Россиянең атказанган фән эшлеклесе, Россия Табигый фәннәр академиясенең мактаулы академигы
1930 елның 18 апреле, Чистай шәһәре — 2025 елның 18 гыйнвары.
С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын (1953) һәм Мәскәү авиация институтын (1990) тәмамлый.
1953–1965 елларда Казан химия-технология институтында эшли.
1965–1980 елларда ССРБ Фәннәр академиясенең Химик физика институтында, 1980 елдан Россия Фәннәр академиясенең Физиологик актив матдәләр институтында (Мәскәү өлкәсе Черноголовка поселогы): директор урынбасары (1986 елга кадәр), биоорганик синтез лабораториясе мөдире (1981–1993), 1994 елдан баш фәнни хезмәткәр, бер үк вакытта 1993 елдан «Тахиат» инновация үзәге директоры.
Хезмәтләре органик, биоорганик химия һәм физиологик актив кушылмалар химиясенә, химик информатикага карый.
Р.Г.Гафуров аминнарның реакцияләрен һәм үзлекләрен, аларның нитрокушылмаларының һәм азотлы гетероциклларының кайбер типларын тикшерә, амино- һәм нитраминометиллау реакцияләренең закончалыкларын өйрәнә, нитроминометиллау реакциясе теориясен тәкъдим итә.
Нитрат кислотасы тәэсирендә нитрозоаминнарның нитраминнарга әверелү механизмын ачыклый. С-, N-, O-нитролаштыру реакцияләрендә фторлы нитрилның югары активлыгын һәм селективлыгын күрсәтә. Тикшеренү нәтиҗәләрен билгеләнгән үзлекле энерготуендырылган матдәләр синтезлау һәм алардан югары эффектив эшләнмәләр ясау өчен файдалана.
Химик дизайн һәм молекулада бер-берсен тулыландыручы физиологик активлыклы химик фрагментларны берләштерү юлы кулланып, түбәнмолекуляр биорегуляторларның физиологик активлыгы спектры белән идарә итү стратегиясен булдыра.
Простагландиннар, фитогормоннар, үсемлекләрнең үсешен һәм җитлегүен көйләгечләр синтезлауны һәм химик модификацияләүне тормышка ашыра.
Р.Г.Гафуров җитәкчелегендә Россия Федерациясенең Пестицидлар дәүләт реестрына кертелгән бензихол препараты эшләнгән.
Уйлап табуга 50 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
Медальләр белән бүләкләнгән.
2015 елда Россия Табигый фәннәр академиясе Президиумы Р.Г. Гафуровның фәнни казанышларын В.И. Вернадский исемендәге Көмеш медаль белән билгеләгән.
Синтезы, реакции, свойства и молекулярные структуры С-нитро и С-фторнитропроизводных аминов, N-нитрозоаминов и N-нитраминов // Журн. органической химии. 1969. Т. 5, № 1 (автордаш)
Синтезы и физиологическая активность простагландинов и регуляторов роста и развития растений // Докл. АН СССР. 1984. Т. 227
Химия простагландинов в патентах. М., 1984 (автордаш)
Стратегия химического дизайна и свойства фиторегуляторов и стресспротекторов с заданными свойствами // Докл. РАН. 2003. Т. 391; 2004. Т. 394 (автордаш)
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.