- РУС
- ТАТ
нефть һәм газ чыганакларын эшкәртү галиме, техник фәннәр докторы (2000), РФнең мактаулы газ сәнәгате хезмәткәре (1992), РФ Ягулык һәм энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре (1998)
1953 елның 27 июнендә Үзбәкстан ССРның Коканд шәһәрендә туа.
1975 елда Уфа нефть институтын тәмамлый һәм «Оренбурггазпром» предприятиесендә эшли: цех, лаборатория, бүлек башлыгы, генераль директор урынбасары (2000 елдан).
2003 елдан «Газпром» АҖнең газ, газ конденсаты, нефть чыгару департаменты башлыгы урынбасары.
Сероводородлы газларны җыю, сәнәгый әзерләү һәм кудыруны табигатьне саклау белән бергә алып бару технологиясен эшли.
Н.А.Гафаров җитәкчелегендә табигый газны киптерү һәм күкертле катнашмалардан чистарту, углеводородларны фракцияләргә бүлү җайланмалары эшләнә һәм гамәлгә кертелә; озак вакытлар коррозияле тирәлекләрдә була торган технол. җиһазларның, торба үткәргечләрнең ышанычлы һәм куркынычсыз эшләвен (моннан соңгы эшләү сәләтен фаразлауны да кертеп) тәэмин итү системасы тәкъдим ителә.
Газ һәм нефть чыганакларында яңа буын фонтанлы җиһазларны эшләгәне һәм серияләп үзләштергәне өчен Н.А.Гафаров.
РФ хөкүмәте бүләгенә лаек була (1995).
Фәнни эшкәртмәләре «Оренбурггазпром» предприятиесендә һәм Оренбург газ-конденсат чыганагында гамәлгә кертелә.
Уйлап табуга 48 авторлык таныклыгы һәм патенты бар.
СССР ФАның И.М.Губкин исемендәге бүләге лауреаты (1987, 1996). Медальләр белән бүләкләнә.
Коррозия и защита оборудования сероводородсодержащих нефтегазовых месторождений. М., 1998 (автордаш);
Определение надёжности и технического состояния оборудования сероводородсодержащих нефтегазовых месторождений. М., 2001 (автордаш);
Ингибиторы коррозии. М., 2002 (автордаш).
Зорин Л.З. Достойный представитель клана газовиков // Газовая промышленность. 2003. № 6.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.