- РУС
- ТАТ
химик-органик, химия фәннәре докторы (1990)
1929 елның 25 декабре, Чаллы кантоны Яковлево авылы — 2013 елның 23 июле, Казан.
Казан университетын тәмамлаганнан соң (1953), шунда ук, А.М. Бутлеров исемендәге химия фәнни-тикшеренү институтында эшли (1997 елга кадәр), 1992–1998 елларда Казан химия мәктәбе музее директоры.
Хезмәтләре фосфор органик кушылмалар химиясенә карый. Фуженкова өч валентлы кислоталар эфирларының α, β-чикләүсез кетоннар, шул исәптән циклопентадиеноннар (циклоннар) белән үзара тәэсирләшүен тикшерә. Фосфорлы кислотаның тулы булмаган эфирларының циклик һәм антициклик төзелешле α, β-чикләүсез кетоннарның (α-еноннар) карбонил төркеме буенча кушылу мөмкинлеген күрсәтә. Карбонил төркеме яисә углерод-углерод бәйләнеше катнашындагы реакцияләрнең региоюнәлгәнлеген билгеләүче факторларны ачыклый.
Медальләр белән бүләкләнә.
О региоселективности присоединения диметилфосфита к α,β-непредельным кетонам // Журн. общей химии. 1978. Т. 48, № 3 (автордаш);
Взаимодействие диметилфосфита и метилфенилфосфонита с трициклоном в присутствии оснований // Журн. общей химии. 1983. Т. 53, № 1 (автордаш);
Взаимодействие триалкилфосфитов с циклопентадиенонами в присутствии протонодонорных реагентов. Реакции триметилфосфита и диметилфенилфосфонита с тетрациклоном в присутствии уксусной трифторуксусной кислот // Журн. общей химии. 1986. Т. 56, № 10 (автордаш).
Казанский университет (1804–2004): Биобиблиогр. словарь. К., 2004. Т. 3.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.