- РУС
- ТАТ
авиация приборлары төзү өлкәсе галиме, техник фәннәр докторы (1976), профессор (1977), ТАССРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1980), РСФСРның атказанган уйлап табучысы (1975), Казан техник университетының атказанган профессоры (2004)
1923 елның 17 июне, Украина ССР, Киев өлкәсенең Ставышанск районы Роскошно авылы — 2008 елның 31 июле, Казан.
1953 елда Мәскәү авиация институтын тәмамлый. 1954 елдан Казан авиация институтында, приборлар һәм автоматлар кафедрасы профессоры (1974 елдан).
Мәгълүмати-үлчәү приборлары буенча хезмәтләр авторы. Фәнни тикшеренүләренең төп юнәлешләре — термоанеморезистив әверелдергечләр теориясе, аларны проектлау һәм куллану.
Уйлап табуга 211 авторлык таныклыгы бар.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Полупроводниковые струйные термоанемометры. М., 1972;
Погрешности измерительных преобразователей. К., 1981.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.