Биографиясе

1923 елның 18 декабре, Уфа шәһәре — 2002 елның 22 октябре, Ташкент, Үзбәкстан.

Р.Фәхретдин оныгы.

Мәскәү университетын тәмамлый (1951). Бөтенсоюз кинематография институтында, Мәскәү текстиль институтында, Үзбәкстан ССР Сәнгать музеенда (Ташкент) эшли.

1961 елдан Хәмзә исемендәге Сәнгать белеме институтында (Ташкент).

СССР рәссамнар берлеге әгъзасы (1965).

Тикшеренүләренең төп юнәлеше — гамәли-бизәлеш сәнгате, Үзбәкстан сәнгате тарихы.

Күптомлы «СССР халыклары сәнгате тарихы» («История искусства народов СССР», М., 1977–84, т. 8–9), «Дөнья халыклары сәнгате» («Искусство народов мира», М., 1978, т. 4), «Үзбәкстан ССР тарихы» («История Узбекской ССР», т. 1–4, Таш., 1967–68), «Бохараның иң борынгы заманнардан хәзерге көннәргәчә тарихы» («История Бухары с древнейших времён до наших дней»), «Хива тарихы» («История Хивы», икесе дә — Таш., 1976) һәм «Үзбәк совет энциклопедиясе» («Узбекская советская энциклопедия», т. 1–14, Таш., 1971–80) хезмәтләре автордашы.

Хезмәтләре

Декоративно-прикладное искусство Узбекистана. Таш., 1972; 

Искусство Советского Узбекистана. М., 1976 (автордаш); 

Песнь о металле. Народное искусство Узбекистана. Таш.. 1986 (автордаш); 

Ювелирное искусство Узбекистана. Таш., 1988.