Биографиясе

1939 елның 20 мае, Үзбәкстан ССР, Бохара шәһәре – 2000 елның 14 декабре, Казан.

Казан университетын тәмамлый (1972). 1965 елдан Электрофизика институтында техник, өлкән инженер.

1974 елдан СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында, 1993 елдан иҗтимагый фикер тарихы һәм исламият бүлеге мөдире. 1997 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Тарих институтында шул ук исемдәге бүлек мөдире.

Хезмәтләре татар иҗтимагый фикере тарихына карый.

Хезмәтләре

Общественная и философская мысль в Татарии начала XX в. М., 1990 (автордаш).

Татарская социально-философская мысль средневековья (XIII – середина XVI веков): в 2 книгах. Казань, 1993.