Биографиясе

1934 елның 17 мае, Мәскәү – 1992 елның 13 декабре, Ижевск шәһәре.

Казан университетын тәмамлаганнан соң (1957 ел), Чипья авылында (Удмурт АССР) урта мәктәптә укыта. 1960–1980 елларда Казан университетында, рус теле кафедрасы мөдире (1974–1979 еллар). 1980 елдан Удмурт университетында.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре тарихи фонетика, морфология, сүз ясалышы, язу тарихы, рус теле лексикографиясе, иске славян теле фонетикасына карый; XI–XIV йөз борынгы рус пергамент кулъязмаларының һәм алардагы өстәмә язмаларның телен өйрәнә.

Хезмәтләре

Закон открытого слога и его отражение в старославянском языке. Казань, 1970;

Из истории категории собирательности в русском языке. Казань, 1979;

Историческая грамматика русского языка. Фонетика. Казань, 1981.

Әдәбият

Памяти Ирины Эдуардовны Еселевич // Вестн. Удмурт. университета. 1993. № 4.

Автор – Г.А.Николаев