Биографиясе

1894 елның 6 феврале, Вятка губернасы, Малмыж өязе Әҗим авылы – 1957 елның 7 апреле, Казан.

Казан ветеринар институтын тәмамлый (1919 ел), шунда ук эшли, клиник диагностика кафедрасы мөдире (1926–1937, 1954–1957 еллар).

1938–1948 елларда Мәскәү хәрби-ветеринария академиясендә шул ук исемдәге кафедрасы башлыгы. 1948–1950 елларда физиотерапия һәм рентгенология кафедрасы мөдире, бер үк вакытта Мәскәү ветеринария академиясе проректоры. 1950–1954 елларда Мәскәү хәрби-ветеринария академиясенең клиника һәм хәрби-кыр ветеренария терапиясе кафедрасы башлыгы.

Бөек Ватан сугышында катнаша.

Фәнни эшчәнлеге

Авыл хуҗалыгы терлекләренең йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары тәгълиматына нигез салучы.

СССРда беренче булып терлек авыруларына рентген ярдәмендә диагноз куюны, үпкә, сары, чәнчү авырулары классификациясен эшли, терлекләрнең эндокрин системасы авыруларын өйрәнә.

Хезмәтләре

Клиническая диагностика болезней лошадей. М., 1945;

Сборник по ветеринарной рецептуре. М., 1947;

Аритмии и болезни миокарда у лошадей. М., 1950;

Патология и терапия внутренних незаразных болезней сельскохозяйственных животных. М., 1960 (соавтор).

Әдәбият

Данилов Д.Ф. Памяти профессора Г.В.Домрачева. 1894–1957 // Уч. зап. Казан. вет. института. Казань, 1959. Т. 46;

Казанская школа ветеринарных терапевтов — традиции и современность // Казан. ордена Ленина вет. институт им. Н.Э.Баумана. Казань, 1993;

Курбанов Р.З. Г.В.Домрачев. К 100-летию со дня рождения // Ветеринария. 1994. № 2.

Автор – Р.Җ.Корбанов