- РУС
- ТАТ
әдәбият галиме, филология фәннәре докторы (1966), профессор (1967)
1922 елның 12 ноябре, Пермь шәһәре – 1988 елның 16 ноябре, Казан.
Казан университетын тәмамлый (1948).
1946–1963 елларда ТАССР Дәүләт музееның фән буенча директор урынбасары. Аның җитәкчелегендә музейның фәнни-тикшеренү, экспозицияләр оештыру һәм нәшрият эшчәнлеге алып барыла; «Болгар дәүләте» (1960–1962), «Край территориясендә борынгы община строе», «Татарстан 1917–1927 елларда» (1960) экспозицияләре оештырыла; совет чорына караган экспозицияләр үзгәртеп төзелә: беренче мәртәбә «Торгызу чорында мәдәният үсеше», «Бишьеллыклар дәверендә Татарстанда культура революциясе казанышлары» темалары эшләнә.
1963 елдан Казан дәүләт педагогия институтында, рус һәм чит илләр әдәбияты кафедрасын җитәкли, бер үк вакытта 1967–1970 һәм 1973–1976 елларда тарих-филология факультеты деканы була.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
Төп фәнни тикшеренүләре XIX йөзнең 30–40 нчы һәм 60–80 нче елларындагы рус әдәбияты һәм җәмәгатьчелек хәрәкәте тарихына; рус әдәбиятының тарихи чыганакларын һәм җирле әдәбиятны өйрәнүгә; мемуар һәм эпистоляр әдәбиятның теоретик проблемаларына карый.
Бушканец тарафыннан В.Г.Короленко, А.Н.Толстой, Н.А.Добролюбовның моңарчы мәгълүм булмаган кайбер әсәрләре ачыклана. Казан белән бәйле булган язучылар иҗатына караган хезмәтләр авторы.
2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Путеводитель по Казани. Казань, 1961.
Мемуарные источники. Казань, 1975.
Ахметзянов М.Г. Памяти Е.Г.Бушканца // Вопросы источниковедения русской литературы. Казань, 1989.
Автор – М.Г.Әхмәтҗанов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.