Биографиясе

XIX йөз уртасында вафат. Биографиясе һәм иҗаты аз өйрәнелгән. Бохарада укыган.

Уку дәверендә Идел-Кама төбәгеннән чыккан шәкертләр өчен «Лөгате төрки вә фарси вә гарәби» («Татарча-фарсыча-гарәпчә сүзлек») төзи. Сүзлек XVI йөз татар лексикографы Б.Хаҗи нигез салган традицияләргә таянып төзелә. Ул 12 меңгә якын сүзне үз эченә ала.

Кулъязма Казан университеты фәнни китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана.

Әдәбият

Тюркское языкознание // Описание рукописей Научной библиотеки имени Н.И.Лобачевского. Казань, 1962. Выпуск 9.

Рукописи татарских писателей и ученых. Ч. 3 // Описание рукописей Научной библиотеки имени Н.И.Лобачевского. Казань, 1968. Выпуск 12.

Автор – М.И.Әхмәтҗанов