Тарихы

1930 елларга кадәр Түбән Күзмис авылы белән Казан ханлыгы чорыннан билгеле Күзмис авылын тәшкил итә.

XVIII – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда земство мәктәбе (1908 елда ачыла), су тегермәне, вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 1269,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Мамадыш өязе Ядегәр волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Мамадыш, 1922 елдан – Арча, 1928 елдан Мамадыш кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Кукмара, 1963 елның 1 февраленнән – Саба, 1965 елның 12 гыйнварыннан Кукмара районында.

Хәзер Нырья авыл җирлеге составында.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Разин исемендәге колхоз оештырыла (1948 елдан үзәк утары Түбән Күзмис авылында), 1958 елдан – “Октябрь” колхозы (Сабанчы авылы), 1958 елдан – “Рассвет” колхозы (Нырья авылы) (1994 елдан – “Рассвет” күмәк авыл хуҗалыгы предприятиесе, 2003 елдан – “Рассвет” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан – “Рассвет” агрофирмасы” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы) составында.

Халкы кырчылык, терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда башлангыч мәктәп (1986 елда яңа бина төзелә), клуб (1975 елдан), китапханә эшли.

Төзекләндерелгән 2 чишмә бар: пәйгамбәр Илья һәм Николай Чудотворец хөрмәтенә.

Күренекле кешеләре

А.Г.Данилов (1953–2009) – ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, “Виль Кужым” колхозы рәисе (1985–2001 елларда); А.В.Сугатов (1892–1975) – удмурт драматургы, актер, режиссер, удмурт халык җырларын башкаручы.

Халык саны

1859 елда – 262,
1897 елда – 431,
1908 елда – 414,
1920 елда – 568,
1926 елда – 544,
1938 елда – 490,
1949 елда – 422,
1958 елда – 419,
1970 елда – 513,
1979 елда – 386,
1989 елда – 328,
2002 елда – 342,
2010 елда – 313,
2017 елда – 261 кеше (удмуртлар).