Биографиясе

1905 елның 23 декабре (1906 елның 5 гыйнвары), Сембер шәһәре – 1982 елның 12 июле, Казан шәһәре.

1930 елда Мәскәү тау академиясен тәмамлый. 1930–1960 елларда Казандагы төрле предприятиеләрдә инженер, баш металлург. 1940–1945 елларда академик В.П.Глушко белән эшли.

1960 елдан Казан авиация институтында, 1963 елдан материллар гыйлеме кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре авиация техникасы эшләнмәләре җитештергәндә технологик процессларның оптималь параметрларын билгеләүгә карый.

Кызуга чыдам эретмәләрнең ныклыгын арттыру ысулын, титан эретмәләреннән коелган сырлы тоташтырмаларны ныгайтуның тармак стандартын эшли һәм гамәлгә кертә. Бериллий нигезендәге югары модульле эретмәләрнең ару ныклыгын билгели, цементлап ныгытылган легирлы корычларны термик эшкәртүнең гадиләштерелгән режимнарын гамәлгә кертә.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Упрощение режима термообработки цементированных сталей типа Х1Н // Металлургия. 1937. № 5 (автордаш).

Диски и лопатки турбины: учебное пособие. Казань, 1965.

О некоторых особенностях релаксации напряжений в жаропрочных сплавах в условиях вибраций // Термопрочность материалов и конструктивных элементов. Киев, 1969. Выпуск 5.