Биографиясе

1870 елның 26 октябре, Казан шәһәре – 1943 ел, шунда ук.

Ф.М.Флавицкий шәкерте.

Казан университетын (1894) тәмамлагач, шунда ук эшли: 1912 елдан профессор, 1917 елдан нәорганик химия кафедрасы мөдире. 1930 елдан Казан химия-технология институтында шул ук исемдәге кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре эретелгән тозларның физик химиясенә карый.

Студент вакытында ук литий хлориды һәм бромиды, соңрак иодидының гидрат формаларын тикшерә. Богородский криогидратларның механик катнашма икәнлеген тәҗрибәдә дәлилли. Термохимиягә кагылышлы хезмәтләрендә калориметрик тикшеренүләр өчен беренче булып Дюар савытын куллана һәм кайбер термометрик үлчәүләр үткәрә. Эретелгән натрий, калий, литий нитратларының электролизын тикшерә һәм электр үткәрүчәнлеген өйрәнә. Аның тарафыннан калий, натрий һәм литий хлоридлары эремәләренең, аерым алганда, куе һәм аеруча куе концентрацияләренең җылысыешлыгын билгеләү эшләре башкарыла.

1918 елда пыяла заводларын эшләтеп җибәрүдә, шулай исемдәге химик приборлар һәм савыт-саба өчен пыяла җитештерүне оештыруда катнаша. 1920 елларда Бондюг химия заводын ябуга каршы чыга.

Күп еллар буена Богородский 40 нчы заводта (В.И.Ленин исемендәге Казан фәнни-җитештерү берләшмәсе) консультант була, ТАССР Дәүләт план комитеты каршындагы Химияләштерү комитеты эшендә катнаша. Богородский – Оборона, авиация һәм химия төзелешенә булышлык итүчеләрнең республика җәмгыятен оештыручыларның берсе.

Истәлеге

Бондюг химия техникумына аның исеме бирелә.

Хезмәтләре

Исследование гидратных форм хлористого и бромистого лития // Журнал Русского физико-химического общества. 1893. Т. 25.

К вопросу о криогидратах // Журнал Русского физико-химического общества. 1896. Т. 28.

Материалы по электрохимии неорганических соединений в так называемом огненно-жидком состоянии. Казань, 1905.

К вопросу о количественном определении таллия объёмным путём // Журнал общей химии. 1931. Т. 1 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919-2000): краткий биографический справочник. Казань, 2000.