Тарихы

XVIII йөз уртасыннан мәгълүм. Революциягә кадәрге чыганакларда Мазина, Крещенская Мазина буларак искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә (элекке башта чукындырылган һәм яңа чукындырылган ясаклы татарлар). Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда су һәм җил тегермәннәре, икмәк киптергеч эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 860,8 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Бәтке волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1922 елдан – Чаллы кантонында. С 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Түбән Суыксу авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда «Партизан» колхозы оештырыла. 1952 елдан авылда – «Кызыл Татарстан» (үзәк утары – Куады авылы), 1958 елдан – «Коммунизм» (үзәк утары – Түбән Суыксу авылы) колхозлары, 1997 елдан – «Суыксу», җитештерү кооперативы, 2005 елдан «Тукай азык-төлек корпорациясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Күренекле кешеләре

Г.А.Казанцева (1953 елда туган) – җырчы (лирик-колоратур сопрано), Татарстан Республиксының халык артисты.

Халык саны

1795 елда – 75,
1811 елда – 105 ир-ат;
1870 елда – 352,
1913 елда – 580,
1920 елда – 539,
1926 елда – 292,
1938 елда – 290,
1949 елда – 215,
1958 елда – 193,
1970 елда – 222,
1979 елда – 62,
1989 елда – 26,
2002 елда – 12,
2010 елда – 8,
2020 елда – 5 кеше (керәшен татарлар).