Биографиясе

1929 елның 11 гыйнвары, БАССРның Илеш районы Илеш авылы – 1995 елның 28 августы, Мәскәү шәһәре.

Рус, татар, башкорт телләрендә яза.

Казан университетын тәмамлый (1952). Беренче хезмәтләре 1948 елда басыла.

1956 елдан Мәскәүдә яши. 1956–1959 елларда СССР Фәннәр академиясенең М.Горький исемендәге Бөтендөнья әдәбияты институтында эшли. 1960–1961 елларда «Дружба народов» журналында баш мөхәррир урынбасары. 1962 елдан Мәскәү университетының әдәбият тарихы кафедрасында укытучы, милли әдәбият секторы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Г.Ибраһимов, М.Җәлил, Г.Тукай, Ш.Бабич, Ә.Фәйзи, Һ.Такташ, Х.Туфан, Ә.Ерикәй, С.Хәким, М.Әмир иҗатларын өйрәнә.

Хезмәтләренең төп темасы – бөтендөнья мәдәнияте җирлегендә СССР халыкларының милли әдәбиятлары, әдәби процессны өйрәнүдә тарихи-чагыштыру методологиясе, әдәбиятларның бер-берсенә йогынтысы закончалыклары. «Поэзиябезнең үлмәс чәчәкләре» (1960) китабы татар поэзиясенең күп гасырлык үсеш тарихына багышлана.

Кайбер хезмәтләре инглиз, немец, поляк телләрендә басылган.

Хезмәтләре

Дорога остается. М., 1969.

Орбиты взаимодействия. М., 1983.

Муса Джалиль. Личность, творчество, судьба. М., 1989.

Әдәбият

Шариф А. Не в том ключе // Пути развития советской многонациональной литературы. М., 1967.

Ломидзе Г. На уровень новых задач // Вопросы литературы. 1977. № 10.

Автор – В.Х.Ганиев