- РУС
- ТАТ
металлург, техник фәннәр докторы (1963), профессор (1964), РСФСРның атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1978)
1917 елның 23 декабре, Омск губернасының Чанов өязе Олы Тибис авылы, хәзер Новосибирск өлкәсенең Чанов районы – 2010 елның 5 марты, Магнитогорск шәһәре.
1941 елда Магнитогорск тау-металлургия институтын тәмамлый, 1946 елдан шунда ук эшли, 1954–1960 елларда декан, 1958–1991 елларда корыч җитештерү кафедрасы мөдире, 1960–1970 елларда проректор.
Хезмәтләре өзлексез корыч эретү процессларын математик модельләштерүгә карый. Металлургиядә кокссыз чуен коюга һәм өзлексез корыч эретү процессларына нигезләнеп, кара металл алуның принципиаль яңа җитештерү-технологик схемасын тәкъдим итә һәм фәнни дәлилли. 10 китап, шул исәптән дәреслекләр авторы. Уйлап табуга караган 28 авторлык таныклыгы бар.
Бөек Ватан сугышында катнаша.
1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Хезмәт Кызыл Байрагы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Магнитогорск шәһәренең почётлы гражданы (1989).
Основы математического описания и расчёты кислородно-конверторных процессов. М., 1970 (автордаш).
Математическое описание и расчёт сталеплавильных процессов. М., 1982.
Непрерывные сталеплавильные процессы. М., 1986.
Металлургия стали: Учебник. М., 1988.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.