Биографиясе

1818 елның 19 июле, Пермь шәһәре – 1896 елның 22 марты, Санкт-Петербург.

А.К.Казимбәк шәкерте. Казан университетын тәмамлый (1837), шунда ук эшли, профессор (1845–1855). 1855 елдан Петербург университеты профессоры.

Россия әдәбият сөючеләр җәмгыяте (1847) һәм Нумизматлар җәмгыятенең хакыйкый әгъзасы (1848), Париждагы (1849), Лейпцигтагы (1849) Азия җәмгыятьләре мөхбир әгъзасы.

Фәнни эшчәнлеге

Березин – Шәрык текстологиясенә, филологиясенә, төрки һәм фарсы халыклар тарихына караган хезмәтләр авторы.

Дагстан, Кавказ арты, Иран, Төркиягә сәяхәт кылганнан соң (1842–1845), Шәрык илләрен, аларның табигатен, көнкүрешен һәм гореф-гадәтләрен шул заман өчен иң яхшы тасвирлаган «Путешествие по Востоку» (т. 1–2, 1850–1852) исемле хезмәтен бастырып чыгара.

Себер татарлары шивәләрен өйрәнү максатында Оренбург губернасына (1846) һәм Тубыл шәһәренә җибәрелә. Болгар шәһәрлеген өйрәнү нәтиҗәләре буенча «Идел янындагы Болгар» («Булгар на Волге», 1853) китабын бастыра.

Фәнни казанышлары һәм хезмәтләре югары бәяләнә: 1854 елда Казан университетының ординар профессоры итеп раслана.

Березин тәрҗемәләр әзерли һәм «Библиотека восточных историков» китапларын (1849–1854), хан ярлыклары текстларын бастырып чыгара (1850–1872), Россиядә беренче фарсы теле дәреслеге булган «Фарсы теле грамматикасы»н («Грамматика персидского языка», 1853) төзи.

Петербургта яшәгән елларында Березин Рәшидетдиннең «Елъязмалар җыентыгы»н бастырып чыгара, басмада чыганакның рус теленә тәрҗемәсен һәм үз искәрмәләрен урнаштыра; шулай ук «Төрек хрестоматиясе»н («Турецкая хрестоматия», т. 1–3, 1857–1890) һәм «Рус энциклопедия сүзлеге»н («Русский энциклопедический словарь», т. 1–16, 1873–1879) нәшер итә.

Хезмәтләре

Внутреннее устройство Золотой Орды (по ханским ярлыкам). СПб., 1850.

Очерки внутреннего устройства Улуса Джучиева. СПб., 1864.

Әдәбият

Самойлович А.Н. И.Н.Березин как тюрколог // Западные Коллегии востоковедов при Азиатском музее Академии наук СССР. Л., 1925. Т. 1.

Шофман А.С., Шамов Г.Ф. Восточный разряд Казанского университета (краткий очерк) // Очерки истории русского востоковедения. Л., 1956.

Мазитова Н.А. Изучение Ближнего и Среднего Востока в Казанском университете. Казань, 1972.

Бартольд В.В. И.Н.Березин как историк// Сочинения. М., 1977. Т. 9.

Автор – М.Г.Госманов