Биографиясе

1941 елның 6 мае, Киров өлкәсенең Санчурск районы Санчурск поселогы – 2005 елның 31 июле, Казан шәһәре.

Казан химия-технология институтын тәмамлый (1963). 1967–1969 елларда Синтетик каучук өчен мономерлар фәнни-тикшеренү институтында (Ярославль шәһәре) эшли.

1969 елдан Казан технология университетында, 1996 елдан органик һәм нефтехимик синтез технологиясе кафедрасында профессор

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре югары молекуляр кушылмалар химиясе һәм технологиясе, нефтехимия, нечкә органик синтез, лак-буягыч материаллар мәсьәләләренә карый.

Майлагыч майларга присадкалар, полимер модификаторлар һәм лак-буягыч материаллар алу ысулларын эшли. Төп тикшеренүләре җитештерү технологиясендә, нечкә органик синтезда озон куллануга; полимерларның структураларын һәм үзлекләрен өйрәнүгә, функциональ группалы олигомерлар табуга багышланган.

Уйлап табуга 41 авторлык таныклыгы бар.

Фәнни эшләнмәләре «Түбәнкаманефтьхим», «Синтезкаучук» (Тольятти шәһәре), «Химудобрения» (Мәскәү өлкәсенең Воскресенск шәһәре), «Азот» (Череповец шәһәре) һ.б. акционерлык җәмгыятьләренә кертелгән.

Хезмәтләре

Озонирование сополимеров изобутилена с диенами в растворе и химические превращения олигоизобутиленов // Plaste und kautschuk, 1975. № 5 (автордаш).

Деструкционный метод определения структуры полимеров на примере реакции озонолиза бутилкаучука // Карбоцепные полимеры. М., 1977 (автордаш).

Исследование механизма действия антиокислительных присадок к смазочным маслам на основе олигоизобутиленов с концевыми функциональными группами // Известия по химии Болгарской Академии Наук. 1985. Т. 18, № 4 (автордаш).

Әдәбият

Профессора, доктора наук. Политехнический институт – КХТИ – КГТУ (1919–2000): Краткий биографический справочник. Казань, 2000.