- РУС
- ТАТ
Машиналар төзелеше технологиясе гыйлеме белгече, техник фәннәр кандидаты (1985), профессор (1994)
1938 елның 13 декабрендә Украина ССРның Днепропетровск шәһәрендә туган.
1964 елда Куйбышев авиация институтын тәмамлый.
1956 елдан Сызрань шәһәрендә эшли. 1965 елдан КМПОда: 1981–1985 елларда һәм 1992–2006 елларда генераль директор урынбасары, 1985–1992 елларда ОКБ «Союз» тәҗрибә заводы директоры.
Хезмәтләре авиация сәнәгате эшләнмәләрен импульслы формалаштыру ысулларына, аз серияле машиналар җитештерүне автоматлаштыруга карый. Үтә югары тизлектә штамплау ысулын эшли (бергәләп). Авиация техникасын проектлаштыру технологияләрен автоматлаштыра.
Украина ССР Дәүләт бүләге лауреаты (1983). Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Автоматизация мелкосерийного машиностроительного производства и качество продукции. М., 1983.
Пластичность и резание металлов. М., 1994.
Теория резания металлов: учебное пособие. Казань, 1994.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.