- РУС
- ТАТ
Математик, физика-математика фәннәре докторы (1996), профессор (1998), Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (2002)
1952 елның 16 сентябрендә Казан шәһәрендә туган.
1975 елда Мәскәү физика-техника институтын тәмамлаганнан соң, Казан технология университетында эшли, 1998 елдан информатика һәм гамәли математика кафедрасы мөдире.
Бер үк вакытта 1999 елдан Татарстан Фәннәр академиясенең Информатика проблемалары институтында.
Хезмәтләре ясалма интеллектка карый.
Анык булмаган охшашлык бәйләнеше нигезендә кластерлап анализлау алгоритмнарының гомуми схемасын тәкъдим итә, химик технол. мәсьәләләре өчен эксперт системалары сүрүен эшли (автордаш). О.Кайнак (Төркия), И.Рудаш (Венгрия) белән берлектә һәм А.А.Бикбулатов (Россия) катнашында «йомшак исәпләүләрнең» аныкланып бетмәгән оптималь модельләрен төзү буенча яңа юнәлеш тәкъдим итә.
Нечеткие множества в моделях управления и искусственного интеллекта. М., 1986 (автордаш).
Основные операции нечёткой логики и их обобщение. Казань, 2001.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.