Башкортстан Республикасында үсемлекчелек һәм агроэкология белгечләре мәктәбенә нигез салучы.

Биографиясе

1927 елның 31 декабре, БАССРның Бөре кантоны Яңа Аташ авылы – 2007 елның 21 октябре, Уфа.

Башкортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1951).

1951–1961 елларда Уфа югары партия мәктәбендә авыл хуҗалыгы кафедрасы мөдире һәм укытучы. 1961–1979 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы институтында: 1961–1964 елларда проректор, 1964–1973 елларда ректор, 1968–1979 елларда үсемлекчелек кафедрасы мөдире.

1979–1988 елларда Башкортстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында генераль директор (хәзерге Башкортстан игенчелек һәм селекция фәнни-тикшеренү институты), 1989–2003 елларда баш фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре биоэкология, уҗым арышын интенсив технология нигезендә игү, авыл хуҗалыгы культуралары уңышын программалаштыру мәсьәләләренә карый. Уҗым арышы һәм бодай игүнең тотрыклы һәм югары уңыш алуны тәэмин итә торган экологик яктан зарарсыз технологияләрен эшли.

Бәхтизин Башкортстан игенчелек һәм селекция фәнни-тикшеренү институты каршында Селекция үзәген оештыручы (1984). 17 монография авторы.

Бүләкләре

Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почет билгесе» орденнары, медальләр, шул исәптән СССР ВДНХның көмеш медале белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Углубление пахотного слоя чернозёмов и серых лесных почв Башкирии. Уфа, 1955.

Сорные растения Башкирии и меры борьбы с ними. Уфа, 1958.

Озимая пшеница в Башкирии. Уфа, 1980.

Почвозащитная система земледелия в Башкирии. Уфа, 1987.

Биоэкология и интенсивная технология возделывания озимой ржи. Уфа, 1992.

Экологический императив сельского хозяйства. Уфа,1999.

Әдәбият

Библиография научных трудов Н.Р.Бахтизина. Уфа, 1997.

Миркин Б.М. Главный агроном республики // Вестник Академии Наук Респ. Башкортстан. 1997. № 4.

Исмағилов Р., Нурлығаянов Р. Тирбәлә арыштарың... // Агиҙел. 1997. № 12.

Автор – Ф.С.Зыятдинов