Тарихы

XVII йөз ахырында бушап калган Ахтач кальгасы җирләрендә барлыкка килә. 1656–1698 елларда бу биләмәләр Азмер (хәзерге Әҗмәр) авылының йомышлы крестьяннары карамагында була. 1698 елда бу җирләр М.Бараковка бүләк ителә, 1716 елда аның улларына күчә (авылның атамасы аны нигезләүченең үзгәртелгән фамилиясеннән алынган). Революциягә кадәрге чыганакларда Богородский, Актай исемнәре белән дә искә алына.

XVIII йөз − XX йөз башында авыл белән дворянннар Толстойлар, Хованскийлар, Ивашевлар, Трубниковлар идарә итә. 1861 елгы реформага кадәр халкы алпавыт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, мичкә ясау, тимерчелек кәсепчелеге тарала.

Авыл аша “Спас − Лаеш” почта юлы уза.

Авылда алпавыт утары урнашкан була (1920 елларда тар-мар ителә, сакланмаган). 1851 елда алпавыт җирләренең хуҗасы Е.П.Ивашева һәм князь кызы Е.П.Хованская иганәсенә авылда Казан Мәрьям Ана чиркәве төзелә (архитекторы – архитектура академигы А.П.Брюллов); 1872 елда җирле җирбиләүче В.В.Трубников иганәсенә аш бүлмәсе һәм чаң манарасы салына (архитекторы – П.В.Тихомиров; 1930 елларда ябыла, псевдорус юнәлешендәге эклектика стилендәге дини архитектура истәлеге).

XX йөз башында авылда Казан Мәрьям Ана чиркәве, земство мәктәбе (1878 елдан), 2 тимерчелек, 2 тегермән, 3 вак-төякләр кибете эшли. Һәр елның 8 июнендә ярминкә үткәрелә.

Авыл җәмәгатенең имана җире 436,7 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә.

1920 елдан − ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан − Спас (1935 елның 1 апреленнән 1991 елның 4 октябренә кадәр – Куйбышев) районында.

Хәзер – Бураково авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда «Ильич» совхозы оештырыла, 1960–1969 елларда авыл – «Пичкасский» совхозының үзәк утары (шулай ук Вожи, Әҗмәр, Көек авыллары керә), аннары Абдуллы Алиш исем. совхозга үзгәртелә (үзәк утары – Көек авылы), 1989 елдан – «Бураковский» совхозының, 1998 елдан − «Бураковский» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативының үзәк утары. 2018 елдан крестьян-фермер хуҗалыгы эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1918 елда земство мәктәбе җирлегендә башлангыч мәктәп ачыла (1919−1921 елларда анда язучы А.Алиш укый), 1981 елда урта мәктәпкә үзгәртелә (яңа бина төзелә).

Авылда мәдәният йорты (1990 елда яңа бина төзелә), китапханә (1953 елдан, 1920 елда уку өе буларак ачыла), фельдшер-акушерлык пункты (икесе дә мәктәп бинасында) бар.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Бураково I, II шәһәрлекләре (Имәнкискә культурасы, монголларгача болгар чоры);
  • Бураково I, II авыллыклары (Имәнкискә культурасы, монголларгача болгар чоры);
  • Бураково-Кожаевка валы (монголларгача болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

А.С.Захаров (1896–1958) – дәүләт эшлеклесе, СССР көнчыгыш районнарының балык сәнәгате министры (1946–1948 елларда).

Халык саны

1859 елда – 795,
1897 елда – 1135,
1908 елда – 1161,
1920 елда – 1180,
1926 елда – 958,
1938 елда – 534,
1949 елда – 435,
1958 елда – 398,
1970 елда – 266,
1979 елда – 178,
1989 елда – 116,
2002 елда – 73,
2010 елда – 64,
2021 елда – 40 кеше (руслар).