Биографиясе

1937 елның 3 февралендә Үзбәкстан ССРның Бохара өлкәсе Свердлов районы Агар авылында туган.

1964 елда Мәскәү политехника институтын тәмамлый. 1964 елдан Куйбышев инженер-төзүчеләр институтында, 1977 елдан Петрозаводск университетында су белән тәэмин итү, гидравлика һәм су кудыру кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Су чистарту технологиясен эшли. Хезмәтләре табигый һәм тотылган суларны чистартуга, күп күзәнәкле материалдан эшләнгән бөртекле су чистарту фильтрларын яхшыртуга карый.

Хезмәтләре

Производство и применение фильтрующих материалов в технологии очистки воды. Л., 1985.