Биографиясе

1947 елның 6 октябрендә Актаныш районы Түмерҗә авылында туган.

1974 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. 1965–1966 елларда Әлмәт татар драма театры актеры, 1974–1975 елларда Актаныш халык театры режиссеры.

1979 елдан ТР Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 1994–2007 елларда сәнгать белеме бүлеге, 2007–2016 елларда театр һәм музыка бүлеге җитәкчесе.

Фәнни эшчәнлеге

Татар театры режиссурасы тарихына караган хезмәтләрендә Г.Кариев, В.Мортазин-Иманский, М.Мутин, К.Тинчурин, Г.Исмәгыйлев, Г.Девишев, Ш.Сарымсаков, Р.Тумашев, П.Исәнбәт, М.Сәлимҗанов кебек режиссерларның иҗатына анализлар ясый.

Әсәрләре

Хусаин Уразиков. Казань, 1986.

Татарское режиссёрское искусство. 1906–1941. Казань, 1992.

Татарское режиссёрское искусство. 1941–1956. Казань, 1997.

Татарское режиссёрское искусство. 1957–1990. Казань, 2002.

Режиссер Ширъяздан Сарымсаков. Казань, 2004.