Эчтәлек

«Кибернетика» терминын беренче тапкыр француз математигы А.Ампер куллана (1834), 1948 елда Америка галиме Н.Винер тарафыннан яңартыла: ул аны кибернетика фәненең төп концепцияләре бәян ителгән китабының исемендә күрсәтә («Кибернетика, или Управление и связь в живом и машине», М., 1983).

1956 елда кибернетика идеяләренең системалы аңлатмасын Англия галиме У.Эшби бирә; фәннең шуннан соңгы үсеше Америка инженер-математигы К.Шеннон, күренекле совет галимнәре А.А.Ляпунов, А.И.Берг, В.М.Глушков һ.б.ның хезмәтләре белән бәйләнгән. Совет иленең рәсми фәнни даирәләре ягыннан А.Н.Колмогоров аның фәлсәфи аспектларына зур өлеш кертә. Илнең математик кибернетика фәнни мәктәбе үсешенең нигезенә дискрет функциональ системаларның структур катлаулылыгын бәяләү нәтиҗәләре (С.В.Яблонский, О.Б.Лупанов) салына. Кибернетика идеяләре белән баетылган хисаплау техникасының үсеше гамәли машина алгоритмнары теориясен эшләү, информатика фәне барлыкка килү белән бергә бара.

Кибернетика, фән буларак, таррак мәгънәдә машиналар һәм тере организмнар арасындагы аналогияләрне, ясалма интеллект һәм философия проблемаларын тикшерүче фән булып кала.

1950 еллар уртасыннан Казан университетында кибернетика өлкәсендә интенсив тикшеренүләр башлана. 1957 елда В.В.Морозов инициативасы буенча алгебра кафедрасында математик анализ лабораториясе төзелә, һәм ул 1960 елда (беренче «Урал-1» электрон хисаплау машинасы куелу белән) хисаплау үзәге (ВЦ) статусын ала. Шул ук елда Казан университеты каршындагы Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында кибернетика бүлеге ачыла. 1971 елда университетның механика-математика факультетында теоретик кибернетика кафедрасы ачыла, 1978 елда шул ук факультетның дүрт кафедрасы базасында исәпләү математикасы һәм кибернетика факультеты оештырыла.

1962 елдан башлап, ихтималый автоматлар теориясен һәм ихтималый процессорларны конструкцияләү төп фәнни тема булып кала (Р.Г.Бохараев, В.М.Захаров, Ф.М.Аблаев, Н.Н.Нурмиев һ.б.). 1990 елларда алгоритмик алгебраларны өйрәнү өлкәсе — «тулылык проблемасы»н тикшеренүләр үсеш ала (Ю.В.Голунков, В.Б.Соловьев). Кибернетик функцияләрнең катлаулылыгын бәяләү теориясенә Р.Г.Нигъмәтуллин зур өлеш кертә. Керүче һәм чыгучы мәгълүматны кыскарту (кысу) нигезендә интеграль схемаларны автоматик тикшерүнең (тест үткәрүнең) эффектив теориясе эшләнә (Р.К.Латыйпов). 2000 еллар башыннан квантлы автоматларны тикшерүдә (Ф.М.Аблаев), матем. логика өлкәсендә алгоритмик тулылык проблемасын чишүдә (М.М.Арсланов) ихтималый автоматлар проблемасын өйрәнү дәвам иттерелә.

1968 елда Казан университеты каршында Мәскәү электрон идарә итү машиналары институтының математик тәэмин ителеше бүлеге (МО ИНЭУМ) оештырыла, ул ЕС ЭВМ һәм СМ ЭВМ тибындагы совет ЭВМнарын математик яктан коралландыра. 1984 елда бүлек нигезендә ИНЭУМның филиалы булдырыла, соңрак ул ТР ФАнең Информатика институты итеп үзгәртелә. 1993 елда ясалма интеллект проблематикасы яңа үсеш ала: аерым алганда, татар компьютер лингвистикасы барлыкка килә, ул теоретик кибернетика кафедрасы каршындагы ясалма интеллект лабораториясендә ТР ФА катнашы белән эшләнә, бу тикшеренүләрнең прагматик методологиясе, башлыча, Җ.Ш.Сөләйманов тарафыннан башкарыла (2001). Исбатлаулар һәм логик программалаштыру теорияләре Н.К.Замов һәм В.И.Шаронов тарафыннан үстерелә; предикатлар исәпләүдә теоремаларны исбатлауның машинага яраклашкан эффектив алымнары эшләнә, алар предикатлар исәпләүнең чишелешле классларының күпчелеген һәм модаль логикалар өчен исбатлауларны автоматик эзләүнең тулы стратегиясен төзү мөмкинлеге бирә (Н.К.Замов); оптимальләштерү теориясендә һәм ЭВМның икътисади исәпләүләрендә кулланыла торган алымнар — квазикабарынкы функционалларны минимальләштерү алымнары эшләнә (Я.И.Заботин). Ихтималый машиналарның төрле типларын конструкцияләү өлкәсендә Казан авиация институты (хәзер Казан техник университеты) галимнәре теоретик һәм практик нәтиҗәләргә ирешәләр (Б.Ф.Кирьянов, В.А.Песошин, В.И.Глова); алар очраклы кодларның идарә ителүле генераторының беренче серияле моделен эшлиләр, фильтрлаштыруның аппаратуралы алымнарын һәм очраклы процесслар теориясенең радиотехника аппаратларындагы вибросынагычлар төзелешендә куллану мөмкинлекләрен үстерәләр (Ш.М.Чабдаров һ.б.).

Әдәбият

Энциклопедия кибернетики. Киев, 1974.

Автор — Р.Г.Бохараев