Биографиясе

1954 елның 20 гыйнвары, Актаныш районы Аккүз авылы — 2015 елның 20 апреле, Казан.

Казан авиация институтын (1977) һәм Россия идарә академиясен (1992) тәмамлый.

1977–1979 елларда «Союз» тәҗрибә КБда инженер, 1979–1984 елларда комсомол эшендә.

1983–1986 елларда «Электроприбор» заводында цех башлыгы, 1986–1989 елларда ТАССР МСның оештыру бүлеге инструкторы.

1992–2006 елларда ТР ФА президенты урынбасары, аны оештыручыларның берсе.

2007 елдан Татар гуманитар-педагогика университетында дөнья һәм милли икътисад кафедрасы профессоры, 2011 елдан Казан университетында.

Төп хезмәтләре ТР халык хуҗалыгы һәм аның тармакларының социаль-икътисади үсешен дәүләт тарафыннан көйләү һәм фаразлау мәсьәләләренә карый.

Медаль белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Государственное регулирование процессов социально-экономической трансформации и развития Республики Татарстан. К., 1997; 

Новый метод анализа баланса кругооборота финансовых ресурсов // Науч. Татарстан. 1998. № 3 (автордаш); 

Проблемы управления социально-экономическим развитием региона. К., 2004 (автордаш).