Биографиясе

1888 елның 14 ноябре, Уфа губернасы, Эстәрлетамак өязе Корманай авылы – 1936 елның 31 июле, Казан.

«Галия», «Госмания» мәдрәсәләрен, Казан татар укытучылар мәктәбен, Көнчыгышны өйрәнү институтын (1932, Ленинград) тәмамлый.

1914 – 1918 елларда Карамалы авылында китапханә мөдире, 1919–1921 елларда Уфа шәһәрендә укытучы; язмалары татар газеталарында басыла. 1921 – 1924 еларда Ташкентта: «Чулпан» журналы сәркәтибе, «Ак юл» газетасы хезмәткәре.

1926 – 1927 елларда ТАССР Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Академүзәк сәркәтибе, 1932 елда Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире.

Фәнни эшчәнлеге

Татар теле грамматикасы өлкәсендә «Шәкли нигездә татар грамматикасы» (1926) дигән беренче фундаменталь фәнни хезмәт авторы. Бу хезмәттә Алпаров сүз төркемнәренең үз классификациясен бирә, килеш категориясенә, суффикс, иярчен җөмләгә карата яңача караш белдерә.

Алпаров тел белеме мәсьәләләрендә Н.Я.Маррга иярә, татар тел белгечләреннән беренче булып тел белеме белән фәлсәфәнең үзара бәйләнешен таный. «Яңалиф»не камилләштерү юнәлешендә эшли. Урта мәктәпләр өчен татар теле дәреслекләре авторы.

Хезмәтләре

Хәреф вә имламыз. Әлифба тарихы. Иске язулар. Казан, 1912.

Инструкцияләр җыентыгы. Казан, 1926 (гарәп графикасында).

Татар теленең имла сүзлеге. Казан, 1927 (гарәп графикасында).

10 ел эчендә татар теле // Мәгариф. 1927. № 10–12.

Сайланма хезмәтләр (татар грамматикасы һәм гомуми тел белеме мәсьәләләре). Казан, 1945.

Әдәбият

Хаков В.Х. Күренекле тел галиме: (Г.Алпаровның тууына 110 ел тулу уңаеннан) // Мәдәни җомга. 1998. 25 дек.

Ганиев Ф.А. Г.Алпаров (100 лет со дня рождения) // Советская тюркология. 1989. № 4.

Автор – Ф.Ә.Ганиев