Биографиясе

1929 елның 22 августы, Мәскәү – 1991 ел, шунда ук.

Мәскәү Көнчыгышны өйрәнү институтының Ерак Көнчыгыш факультетын тәмамлый (1952).

1952–1987 елларда СССР Фәннәр академиясенең Этнография институтында, 1988–1991 елларда СССР Фәннәр академиясенең Археология институты директоры, бер үк вакытта СССР Фәннәр академиясенең Тарих бүлеге академик-секретаре урынбасары.

Фәнни эшчәнлеге

В.П.Алексеев – антропологик материаллар нигезендә Көнчыгыш Европа халыклары, шул исәптән Урта Идел буе татарларының килеп чыгышын тикшерүчеләрнең берсе.

Хезмәтләре расалар тарихы, антропологиясе һәм географиясенә карый.

Хезмәтләре

Происхождение народов Восточной Европы. М., 1969.

Происхождение народов Кавказа. М., 1974.

Палеоантропология земного шара и формирование человеческих рас. Палеолит. М., 197.

Историческая антропология. М., 1979.

Әдәбият

Амирханов Х.А. Памяти В.П.Алексеева // Советская археология. 1992. № 2.

Автор – П.Н.Старостин