Биографиясе

1925 елның 25 августы, Чаллы кантоны Карман авылы – 2002 елның 25 апреле, Казан.

Казан педагогика институтын тәмамлый (1955). 1958 елга кадәр Арча районы Казанбаш урта мәктәбендә эшли. 1961–1989 елларда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институтында.

Хезмәтләре татар теленең фразеологиясе, лексикографиясе һәм лексикологиясенә карый.

Хезмәтләре

Татар теленең идиомалары. Казан, 1972.

Фразеология как раздел татарского языкознания // Вопросы татарского языкознания. Казань, 1971.