Биографиясе

1927 елның 12 октябрендә Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы Поповка авылында туган.

Горький университетын тәмамлаганнан соң (1956), шунда ук нәорганик химия кафедрасы каршындагы лаборатория мөдире (1960 елга кадәр), Химия институтының кушылмалар аеру лабораториясе мөдире (1962 елдан).

1975 елдан Россия Фәннәр академиясенең Аеруча чиста матдәләр химиясе институтында (Түбән Новгород шәһәре): аеруча чиста матдәләр технологиясе лабораториясе мөдире, 1985 елдан әйдәп баручы фәнни хезмәткәр.

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре нәорганик химиягә һәм аеруча чиста матдәләр технологиясенә карый.

Агымга каршы кристаллаштыру һәм ректификацияләү кулланып, гидрид һәм хлоридлар алу ысулларын эшли. Очучан матдәләрне чистарту өчен югары нәтиҗәле приборлар һәм җайланмалар төзи. Кремний тетрахлоридын оксидлаштырып, аеруча чиста кварцтан эшләнмәләр (кварц торбачыкларын, тигельләрне һәм җепселле яктылык үткәргечләр) алуга ирешә.

Тикшеренү нәтиҗәләре Запорожье титанмагний комбинатында, Красноярск төсле металлар заводында, Пермь химия заводында һ.б. предприятиеләрдә гамәлгә кертелә.

Бүләкләре

«Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Получение моногермания особой чистоты // Журнал неорганической химии. 1966. Т. 11 (автордаш).

Газохроматографический и масс-спектрометрический анализ тетрабромида кремния // Журнал аналитической химии. 1975. Т. 30, вып. 9 (автордаш).

Глубокая очистка хлорида галлия методом противоточной кристаллизации из расплава // Журнал прикладной химии. 1976. Т. 49 (автордаш).