- РУС
- ТАТ
Материаллар гыйлеме белгече, техник фәннәр докторы (1988), профессор (1990). РФнең атказанган фән эшлеклесе (1998)
1940 елның 14 июле, Уфа шәһәре – 2008 елның 17 июле, шунда ук.
1962 елда Уфа авиация институтының авиация двигательләре факультетын тәмамлый.
1969–1994 елларда Уфа нефть институтында (хәзерге Уфа нефть техник университеты), материаллар гыйлеме һәм тутыгудан саклау кафедрасы мөдире (1980 елдан). 1994 елдан Уфа нефть техник университеты каршындагы Өстәмә профессиональ белем бирү институты директоры.
Хезмәтләре металл конструкцияләрнең коррозион-механик ныклыгы, озакка чыдамлыгы, җимерелүләрнең үзенчәлекле төрләре һәм ватылу-бозылуның сизгер параметрларын билгеләүгә карый.
Уйлап табуга 4 авторлык таныклыгы бар.
Коррозионно-механическая стойкость нефтегазовых трубопроводных систем. Уфа, 1977.
Прогнозирование коррозионно-механических разрушений магистральных трубопроводов. М., 1997.
Уфимский нефтяной технический университет. Доктора наук, профессора: Науч.-библиогр. сб. М., 1997.
Кто есть кто в газовой промышленности. СПб., 1996.
Диагностика растрескивания трубопроводов. Уфа, 2003.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.