Оештыру

Казанда СССР Фәннәр академиясенең бүлеген ачуга әзерлек, 1944 елда эвакуацияләнгән институтлар һәм комиссияләрне берләштереп, СССР Фәннәр академиясенең Казан учреждениеләр төркемнәре булдырылганнан соң башлана.

Төзелеше

1945 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы оештырыла (СССР ФА КФ), аңа яңа оештырылган Химия, Физика-техника институтлары, Геология институты (хәзер Үзәк руда булмаган файдалы казылмалар геологиясе институты), Татар тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты (элек ТАССР ХКС карамагында) керә. 1946 елда Биология институты, 1958 елда Органик химия институты ачыла.

1963 елда Фәннәр академиясенең Казан филиалы таркатыла. Биология институты Казан университетына, Геология институты СССР Геология министрлыгына күчерелә; калган институтлар СССР ФА карамагында кала.

1973 елда СССР ФА КФ яңадан оештырыла, аның составына, Геология институты һәм берләштерелгән Органик һәм физик химия институтыннан тыш, барлык институтлар да кире кайтарыла. СССР ФА КФ 1990 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан гыйльми үзәге (КГҮ) итеп үзгәртелә, 1992 елдан хәзерге исемдә. 1993 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты ТР Фәннәр академиясенә күчерелә.

Бу елларда КГҮ системасында Казан механиклар һәм энергетиклар мәктәпләре үсеш ала. Казан физика-техника институтыннан Механика һәм машина төзелеше институты һәм Энергетика бүлеге (институт хокукларында) бүлеп чыга. РФА КГҮ Президиумы каршында яңа фәнни-ярдәмче бүлекчәләр: патентлар бүлеге, икътисад эшләре бүлеге төзелә. РФА КГҮ фәнни берләшмәсенең «Наука» газетасы дөнья күрә. 2017 елда фәнни оешмаларның федераль агентлыгы системасына керүче учреждениеләрне үзгәртеп кору нәтиҗәсендә, РФА Казан гыйльми үзәгенә кушу юлы белән «РФА  КГҮ» Федераль тикшеренү үзәге төзелә. Аның составына Е.К.Завойский исемендәге Физика-техника институты, Механика һәм машина төзелеше институты, А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты, Биохимия һәм биофизика институты, Энергетика һәм перспективалы технологияләр институты, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты, Татар агрохимия һәм туфрак белеме фәнни-тикшеренү институты, РФА Казан гыйльми үзәге клиникасы.

Проектлары

КГҮ федераль дәрәҗәдәге дәүләт фәнни-техник программасына керүче фундаменталь һәм практик (төп һәм гамәли) тикшеренүләрне координацияли. ТР Фәннәр академиясе белән бергәләп, эре республика программалары һәм проектлары буенча алып барылган эшләрне координацияли.

1999–2003 елларда КГҮ ТР Фәннәр академиясе югары уку йортлары һәм предприятиеләр белән хезмәттәшлектә хәзерге фәннең актуаль мәсьәләләренә багышланган 20 дән артык конференция уздыра. Югары белем һәм фундаменталь фәннәрне интеграцияләүгә дәүләт ярдәменең федераль максатчан программасы кысаларында Казан фәнни мәктәпләренең өстенлекле юнәлешләре буенча проектлар гамәлгә ашырыла, ел саен югары уку йортлары һәм ТР ФА белән берлектә яшьләр фәнни мәктәпләре оештырыла.

Фәнни нәтиҗәләре

КГҮ элементорганик кушылмалар химиясе; электрон парамагнит һәм төш квадруполь резонанслары, молекуляр фотохимия, сүрүләрнең нәсызыкча теориясе, аэрогидротыгызлык, җылылык энергетикасы һәм двигательләр төзелеше; үсемлекләр физиологиясе һәм биохимиясе, биофизика фәнни мәктәпләре белән билгеле.

КГҮ галимнәре башкарган фундаменталь эшләр: полярлашкан кайтаваз һәм тәртипкә салынган ярымүткәргечләрне лазер нурында кристаллаштыру күренешләре ачыла; 37Fe төшенең магнит моменты билгеләнә; рекордлы магнит анизотропиясенә ия булган сыек парамагнетик кристаллар синтезлана; фотосинтезның реакция үзәгендәге бүленгән корылмалы халәтләрнең электрон парамагнетик резонансы сызыкларының яктылык кайтавазы һәм квант тибеше күренеше теоретик фаразлана; бериш һәм бериш булмаган тирәлекләрнең һәм гидроаэросыгылмалы системаларның тирбәнешләре тикшерелә; нефтьле һәм суйөрткеч катламнарның фильтрлау параметрларын билгеләү алымнары эшләнә, үзле нефть һәм битумнарны чыгаруның термик алымнары фәнни нигезләнә, алар өчен техник чаралар эшләнә.

Фосфорорганик кушылмалар өлкәсендәге хезмәтләр медицина, ветеринария, авыл хуҗалыгы, химия һәм нефть химиясе сәнәгатендә кулланыла торган препаратлар алу мөмкинлекләре ача. Элементорганик кушылмаларның төзелешен һәм реакциягә керү сәләтен ачыклау буенча фундаменталь тикшеренүләр гамәлгә ашырыла. Үсемлекләрдә сеигнал системаларының уңайсыз экологик-климатик факторларга һәм патоген микроорганизмнарга чыдамлык формалаштыра торган яңа липид һәм олигосахаридлы катнашучылары табыла.

КГҮ институтлары һәм бүлекләрендә 1 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән 600 фәнни хезмәткәр, шуларның 100 дән артыгы — фән докторы, 370 тән артыгы — фәннәр кандидаты; 6 академик; 2 РФА мөхбир әгъзасы.

Җитәкчеләре

СССР ФА КФ һәм КГҮ Президиумы рәисләре — А.Е.Арбузов (1945–1963), М.М.Зарипов (1973–1982), П.А.Кирпичников (1982–1987), В.Е.Алемасов (1987–1991), И.А.Тарчевский (1992–1996), А.И.Коновалов (1996–2008), О.Г.Синяшин (2008 елдан).