Оешуы

1959 елда Мәскәүнең Авиация технологиясе һәм производствоны оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казан филиалы (КФ НИАТ) буларак нигез салына. 1991 елда — Казан авиация технологиясе һәм производ­ствоны оештыру фәнни-тикшеренү институты, 1995 елда Сәнәгать, бизнес һәм хосусыйлаштыру институты итеп үзгәртелә, 2003 елдан хәзерге исемдәге АҖ. Авиация сәнәгате предприятиеләрендә фәнни-тикшеренүләрне оештыру, фәнни-техник базаны формалаштыру бурычларын оператив хәл итү максатыннан оештырыла: сәнәгать җитештерүе һәм идарә итү проблемалары буенча төп институт булып тора.

1959 елда җитештерү процессларын ком­плекслы автоматлаштыру, материаллар белеме һәм икътисад лабораторияләре оештырыла. 1961 елда даими эшләүче тармак технологик күргәзмәсе ачыла. Казан авиация сәнәгате предприятиеләрендә һәм «Радиоприбор» заводындагы база лабораторияләре дә институтның мөһим бүлекчәләре булып тора, фәнни-тикшеренү эшләренең тулы комплексы аларда үткәрелә.

Фәнни юнәлешләре һәм нәтиҗәләре

1960–1970 елларда институт вертолёт төзү буенча төп фәнни бүлекчәгә әверелә, шулай ук КБлар һәм тармак предприятиеләренең техника һәм оештыру дәрәҗәсе өчен җаваплы була. Институт җитәкчелек иткән юнәлешләр: яңа вертолётларның технологик конструкцияләрен эшләтеп бетерү; вертолётлар төзелеше өчен технологияләр һәм махсус җиһазлар булдыру; эшләнмәнең параметрларын тикшерүнең автоматлаштырылган системаларын («КАСКАД», «АСОИ» һ.б. типларда) эшләү; ультратавыш һәм өермә токлар методларына нигезләнеп, зыянсыз тикшерүләр өчен приборлар һәм системалар уйлап табу һәм эшләү. Вертолётлар төзелешенә караган эшләрнең күләме институттагы конструкторлык бүлекләре куәтенең 70% ын алып тора; алар арасында — тоташ металл канатлар җитештерү буенча технологияләр, җиһазлар эшләү һәм аларны гамәлгә кертү. Барлыгы 74 яңа фәнни-проектлау эше башкарыла, шуларның 43 е — яңа типтагы махсус һәм махсуслашкан технологик җиһазлар (ССТО), ССТОның 29 моделен эшләп чыгару буенча 55 проект эше гамәлгә кертелә. Илнең төрле заводларында ССТО нигезендә лонжероннар фрезерлау һәм шомарту, кәрәзле конструкцияләр җитештерү, гидроагрегатларны сынау буенча комплекслы механикалаштырылган 8 производство участогы оештырыла.

1970–1980 елларда санлы программалар белән идарә ителүле станокларда детальләр эшкәртүне автоматлаштыру; идарә итүче программаларны әзерләү чараларын, шулай ук газ турбиналы двигательләрне һәм борт җиһазларын автомат тикшерү системаларын, самолётларның идарә итү системаларын булдыру эше алып барыла. Казан моторлар төзү ҖБндә (КМПО) табаклы титан эретмәләрен, индукцион җылыту кулланып, зур үлчәмле боҗра әзерләнмәләр рәвешенә китерү буенча эшләр гамәлгә кертелә (С.Г.Гомәров, А.Н.Ткаченко), һәм бу — материалдан файдалану коэффициентын 4–5 тапкыр арттыра. Махсуслаштырылган технол. җиһаз һәм җайланмаларның 133 тәҗрибә үрнәге проекты эшләнә; институт хезмәткәрләренең проектлары буенча РФ Авиация сәнәгате министрлыгының Баш техник идарәсе предприятиеләрендә 199 берәмлек җиһаз һәм прибор әзерләнә, шуларның 15 е — лонжероннар фрезерлау өчен ярымавтомат агым линиясе (ППЛ-2, ППЛ-3) үрнәкләре, лонжероннар шомарту станоклары (СШЛН-3, СШЛН-4), АСРН тибындагы агрегат станоклар, программалар әзерләү һәм идарә итүнең техник чаралары (СОРЦ-И һ.б.). Тармак предприятиеләре институтның эксперименталь базасында әзерләнгән 2 меңнән артык автоматлаштырылган тикшерү станогы, приборы һәм җиһазы ала. Алар арасында — зыянсыз тикшерү приборлары (УТ-102, ВДУ-20К, УТ-501), койрык бүлекләре булган лонжерон җыю җайланмасы (УСЛ-5), лонжеронның пыяла-пластик җылыту җайланмасын ныгытып беркетү җайланмасы (УПСР-2), эшләнмәләрне автоматлаштырылган тикшерү системалары («КАСКАД», «АСОИ-400» һ.б.).

1975–1981 елларда институтта 692 проект эше башкарыла (шуларның 310 ы патент дәрәҗәсендә) һәм алар буенча уйлап табуга 212 авторлык таныклыгы тапшырыла. 2 объект патентлана (сызыкча түгәрәк интерполятор ИЛК-3М һәм шартлагыч тәэсирле югары тизлекле чүкеч), алар буенча 20 чит ил патенты алына; 32 эш СССР ВДНХсының 117 медаленә лаек була, 52 эш төрле күргәзмәләрдә дипломнар, премияләр һәм Мактау грамоталары белән билгеләнә. 1995 елдан институтта үсеш алган юнәлешләр: республикада сәнәгать тармаклары икътисадын анализлау, фаразлауларны һәм үстерү программаларын эшләү; финанс-хуҗалык эшчәнлеген анализлау, сәнәгатьне үстерүнең кыска һәм озын вакытлы фаразларын эшләү өчен мәгълүмат булдыру; инвестиция проектларын формалаштыру һәм анализлау өчен методик һәм инструменталь чаралар эшләү; республика күләмендәге җитештерү-хуҗалык бәйләнешләрен үстерү өчен мәгълүматлар базасын төзү. Институт предприятиеләрнең инженерлык-техник бүлекләре җитәкчеләре өчен производство һәм эшләнмәләрнең сертификациясе буенча дәресләр һәм консультацияләр үткәрә, фәнкатнаш бизнес предприятиеләре үсешен яклау белән бәйле хезмәтләр күрсәтә. Фән, производство һәм эшмәкәрлекнең яңа формаларын үстерү өчен инновацион-технол. үзәк һәм фәнни-сәнәгый парк булдырыла.

Институтның төп структура бүлекчәләре: конструкторлык-технология комплексы, производствоны автоматлаштыру комплексы; җитештерү-тәҗрибә комплексы; укыту-тикшеренү үзәге; фәнни-сәнәгый парк; инновацион-технологик үзәк, двигательләрнең стенд сынауларының матем., программ һәм метрологик тәэмин ителеше, сыйфаты һәм ышанычлылыгы секторы. Фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренең иң мөһим юнәлешләре: композицион материалдан эшләнгән төп көч һәм руль винтлары калакларын җитештерү; деталь һәм узелларны вибрацияле-бәрмә һәм вакланган-бәрмә юл белән чыныктырып ныгыту; композицион материалларны эшкәртү, шулай ук болт-заклёпка, куыш стерженьлы заклёпкалар һәм берьяклы ныгыту юлы белән тоташтырмалар ясау өчен инструментлар эшләү һәм сату; металл һәм металл булмаган деталь һәм узелларны ультратавыш һәм өермә ток нигезендә зыянсыз тикшерү; электростатик кырда порошок сыман полимер композицияләрдән декоратив-саклагыч һәм коррозиягә бирешмәүчән каплаулар ясау; җитештерү процессларын автоматлаштыру (натураль стенд сынаулары, көч җайланмаларын сынау, технол. процессларны көйләү һәм алар белән идарә итү һ.б.); производствоның технол. әзерлеген автоматлаштыру; табаклы материаллардан теләсә нинди конфигурацияле куыш детальләрне бер күчешле тирәнтен сузу өчен технологияләр эшләү һәм җиһазлар төзү; эшче өслекләрен электролитик формалау кулланып, пресс-формалар әзерләүнең технол. процессларын булдыру; яңа вертолётларны икътисади-техник бәяләү; сәнәгать предприятиеләрен уртача һәм озак сроклы үстерү фаразларын, дәүләт көйләве алымнарын эшләү; маркетинг мәгълүматының төбәк системасын булдыру; продукцияне, хезмәт күрсәтүләрне, производствоны, персоналны һәм сыйфат тәэминаты системасын сертификацияләү; торак-коммуналь эш кораллары, автоматлаштыру чаралары һәм махсус киемнәр белән тәэмин итү; патентка лаек тикшеренүләр һәм хезмәт күрсәтүләр үткәрү; сәнәгать предприятиеләрен реструктуралаштыру һәм аларның реинженерингы буенча методик материаллар эшләү.

Институт хезмәткәрләре тарафыннан 40 тан артык монография бастырып чыгарыла, уйлап табуга 700 тирәсе авторлык таныклыгы һәм патент алына.

Фәнни багланышлары

Институт илнең 50 дән артык предприятиесе, фәнни-тикшеренү институтлары, вуз һәм учреждениеләре, шулай ук Украина, ГФР предприятиеләре һәм «AIRBUS» халыкара авиация концерны белән фәнни-техник бәйләнештә тора.

Җитәкчеләре

Институтның директорлары: А.И.Греньков (1959–1976), Г.В.Кузнецов (1976–1987), Г.И.Карунин (1987–1990), В.Д.Шершуков (1990–1994), И.М.Закиров (1995–2009), Ф.Г.Шәйхиев (2009 елдан).

Әдәбият

Греньков А.И. Планирование научных исследований и разработок. К., 1969;

Государственному институту промышленности, бизнеса и приватизации Республики Татарстан 40 лет // Междунар. науч.-практ. конф. «Теоретические, конструкторско-технологические, организационные проблемы и обеспечение качества при создании и освоении новых изделий». К., 1999;

Закиров И.М. Казанскому НИАТ 45 лет // Инновационные технологии в проектировании, производстве и испытаниях изделий машиностроения: Сб. материалов науч.-практ. конф. К., 2004.