ТР Фәннәр академиясенең Татарстан һәм татар халкы тарихы һәм мәдәнияте өлкәсендә фәнни-фундаменталь тикшеренүләр үзәге.

Оешуы

1939 елда ТАССР ХКС каршында Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты буларак оештырыла, 1941 елда Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институты дип үзгәртелә, 1945 елдан – СССРФәннәр академиясенең Казан филиалы составында, 1973 елдан — Тел, әдәбият һәм тарих институтына, 1991 елдан — РФА КГҮ нә, 1993 елдан ТР ФА нә керә. 1967 елдан Г.Ибраһимов исемендә.

Структурасы

Башта институтта әдәбият, тарих, татар теле, фольклор, рус теле бүлекләре булдырыла. 1991 елда археология, тарих, этнография, тел белеме, әдәбият белеме, лексикология һәм лексикография, кулъязмалар һәм текстология, халык иҗаты, иҗтимагый фикер, сәнгать, Татар энциклопедиясе, икътисад, тарихи һәм мәдәни ядкәрләр җыелмасы бүлекләре эшли. Хезмәткәрләрнең саны 19 дан (1939) 215 кә (1993) җитә. 1996 елда тарих бүлеге нигезендә Тарих институты оеша, Тел, әдәбият һәм сәнгать институты итеп үзгәртелә (директоры К.М.Миңнуллин).

Тарих юнәлеше

Институтта иң мөһим юнәлешләрнең берсе — борынгы заманнардан алып төбәк тарихын, татар халкы һәм Татарстан чыганакларын, историографиясен, Казан тарихын өйрәнү. «Татарстан АССР тарихы» («История Татарской АССР», т.1–2, 1955–1960), «ТАССР тарихы» («История ТАССР», 1968), «Татарстан АССР тарихы» (1970), «Казан тарихы» («История Казани», т. 1–2, 1988–1991) әлеге өлкәдә мөһим хезмәтләрдән саналалар. Идел буе Болгар дәүләте тарихы (Н.Ф.Калинин, Х.Г.Гыймади, Р.Г.Фәхретдинов, А.Х.Халиков), Казан ханлыгы тарихы (Ш.Ф.Мөхәммәдъяров, Е.И.Чернышов, С.Х.Алишев), төбәктә капитализм үсеше тарихы (Е.И.Чернышов, Е.И.Устюжанин, Х.Х.Хәсәнов, Ю.И.Смыков) буенча җитди эзләнүләр алып барыла. ХХ йөз революцияләре, Гражданнар сугышы (Е.И.Медведев, А.А.Тарасов, И.Г.Гыйззәтуллин), милли дәүләт төзелеше (М.К.Мөхәррәмов, М.А.Сәйдәшева), ТАССР икътисады һәм мәдәнияте үсеше (Җ.И.Гыйльманов, З.Г.Гарипова, Т.И.Славко, К.Г.Нәҗипова, А.М.Җәләлов) тарихларын өйрәнүгә зур игътибар бирелә.

Археологик эзләнүләр төрле археологик чорлар (палеолит, мезолит, неолит, энеолит) истәлекләрен, бронза һәм элгәреге тимер дәверләрен, Идел буе Болгар дәүләте һәм Алтын Урда, Казан ханлыгы мәдәниятләрен өйрәнү өлкәсендә бара. Археологик эзләнүләрдән тыш палеозоологик һәм палеоантропологик эзләнүләр дә алып барыла (А.Г.Петренко). 1994 елдан актив археологик эзләнүләр Казанның тарихи өлешендә җәелдерелә (Ф.Ш.Хуҗин).

Планга кергән казу эшләре һәм фәнни эзләнүләр нәтиҗәләре буенча 6 томлык «Татарстан Республикасының археологик картасы» төзелә. 1940–1960 елларда Куйбышев ГЭСы сусаклагычы астында калган зонаны (Н.Ф.Калинин, А.Х.Халиков, Е.П.Казаков, П.Н.Старостин, Р.С.Габәшев), Биләр (А.Х.Халиков, Ф.Ш.Хуҗин) һәм Болгар (А.П.Смирнов, Т.А.Хлебникова) шәһәрлекләрен өйрәнү буенча масштаблы эзләнүләр алып барыла.

Этнографик юнәлеш

Институттагы этнографик эзләнүләр татарлар күпләп яшәгән төбәкләрне планлы рәвештә тикшерүгә нигезләнеп оештырыла. Бу эшләрнең нәтиҗәләре татар халкының традицион мәдәнияте формалашу һәм үсешенең төрле аспектларын өйрәнүгә (Н.И.Воробьёв, Р.Г.Мөхәммәдова, Р.К.Уразманова, Й.Г.Мөхәммәтшин, Д.М.Исхаков, С.В.Суслова, Н.А.Халиков, Г.В.Йосыпов), «Урта Идел һәм Урал буе татарлары» («Татары Среднего Поволжья и Приуралья», М., 1967) фундаменталь хезмәте, «Татар халкының тарихи-этнографик атласы» («Историко-этнографический атлас татарского народа») сериясе кебек хезмәтләр язылуга нигез була.

Тел белеменә караган эзләнүләр татар теленең тарихын, фонетикасын, морфология, синтаксис, лексикология һәм лексикографиясен, диалектларын һәм сөйләшләрен өйрәнүгә карый. Күпьеллык фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәсе буларак «Русча-татарча сүзлек» («Русско-татарский словарь», т. 1–4, 1955–1959), «Татарча-русча сүзлек» («Татарско-русский словарь», М., 1966), «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (т. 1–3, 1977–1981), «Хәзерге татар әдәби теле» («Современный татарский литературный язык», т. 1–2, М., 1969–1971), «Урта Идел һәм Урал буе татар халкы сөйләшләре атласы» (1–2 т., 1989), «Татар грамматикасы» (1–3 т., 1989–2002) («Татарская грамматика», т. 1–3, 1992–1993) кебек хезмәтләр нәшер ителә.

Телне өйрәнү юнәлеше

Тел галимнәренең фәнни эзләнү юнәлешләре: татар теленең грамматик төзелешен өйрәнү (В.Н.Хангилдин, К.С.Сабиров, Р.Ф.Шакирова, М.З.Зәкиев), татар әдәби теленең үсеш тарихы (И.Г.Абдуллин, Я.С.Әхмәтгалиева, Ф.М.Газизова, М.Г.Мөхәммәдиев, Ф.С.Фәннәр академиясесиев, Ф.С.Хәкимҗанов), лексикография (Г.Х.Ахунҗанов, С.Б.Вахитова, Ш.С.Ханбикова, Ф.Ә.Ганиев), татар диалектологиясе (С.Х.Әмиров, Л.Җ.Җәләй, Н.Б.Борһанова, Л.Т.Мәхмүтова, Ф.С.Баязитова, Д.Б.Рамазанова, Т.Х.Хәйретдинова), рус һәм татар телләренең үзара багланышлары (Ә.М.Ахунҗанов, Н.Х.Шәрыпова, Л.П.Смолякова).

Институт галимнәре тарафыннан татар әдәбиятының күпгасырлык тарихына, милли әдәбиятның жанр үзенчәлекләренә караган хезмәтләр языла, татар әдәбиятының классик мирасы әзерләнеп, дөньяга чыгарыла: «Татар әдәбияты тарихы» (1–6 т., 1984–2001), Г.Камал (1–3 т., 1978–1982), М.Гафури (1–4 т., 1980–1986), Ф.Әмирхан (1–4 т., 1984–1989), Г.Тукай (1–5 т., 1985–1986), Г.Ибраһимов (1–9 т., 1974–2000), М.Җәлил (1–4 т., 1975–1976).

Әдәбият юнәлеше

Институттагы әдәбият галимнәренең фәнни эзләнүләре, нигездә, урта гасыр татар әдәбияты тарихын (Б.Г.Яфаров, Ш.Ш.Абилов, М.В.Гайнетдинов, Н.Ш.Хисамов), ХХ йөз башы татар әдәбияты тарихын (Г.М.Халит, Х.Х.Хисмәтуллин, М.Х.Гайнуллин), совет әдәбиятын (Н.Г.Гыйззәтуллин, Б.Т.Гыйззәт, Х.Ф.Хәйри, А.Г.Әхмәдуллин, Н.Г.Ханзафаров, Н.Г.Юзиев, Ф.М.Мусин), текстологияне (Я.Х.Агишев, Х.Хисмәтуллин, М.В.Гали, Р.Р.Гайнанов, Л.Р.Гайнанова, Ф.И.Ибраһимова, Н.И.Садыйкова, З.З.Рәмиев) өйрәнүгә юнәлдерелгән. Фольклористикада эш 2 юнәлештә алып барыла: фольклор-этнография материаллары җыю һәм халык авыз-поэтик иҗаты мәсьәләләрен теоретик өйрәнү өчен татарлар тупланып яшәгән төбәкләргә фольклор экспедицияләре оештыру. 1976–1993 елларда татар фольклорының «Татар халык иҗаты» (1–13 т.) күптомлы басмасы чыгарыла, анда татар фольклорының барлык жанрлары китерелгән.

Сәнгать бүлегендә татар театр тарихы (Х.Х.Гобәйдуллин, И.И.Илялова, Б.Н.Гыйззәт, Һ.К.Мәхмүтов, М.Г.Арсланов), татар халык һәм профессиональ музыкасы (М.Н.Нигъмәтҗанов, З.Н.Сәйдәшева, А.Г.Алмазова, Г.Б.Гобәйдуллина), татар халык гамәли-бизәлеш сәнгате һәм архитектурасы (Ф.Х.Вәлиев, Г.Ф.Вәлиева-Сөләйманова, Н.Х.Халитов, Д.К.Вәлиева) өйрәнелә.

Структурасы

Институт структурасы 10 фәнни һәм фәнни-җитештерү бүлекләреннән һәм үзәкләреннән тора:

  • гомуми лингвистика, лексикология һәм диалектология;
  • лексикография;
  • әдәбият белеме; 
  • текстология;
  • халык иҗаты;
  • язма һәм музыкаль мирас;
  • театр һәм музыка;
  • сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать;
  • фәнни-редакция.

Институт Татарстан Республикасында һәм аннан читтә татар филологиясе һәм сәнгать белеме өлкәсендә бердәнбер координация үзәге булып тора.

Фәнни юнәлешләре

Институт эшчәнлегенең төп юнәлешләре:

  • хәзерге татар теле: функциональ һәм структур стратификация проблемалары;
  • татар телен һәм аның диалектларын чагыштырма-тарихи өйрәнү;
  • татар теленең лексикасы һәм фразеологиясе;
  • хәзерге заман парадигмаларында лексикографик интерпретация;
  • татар әдәбияты: дөнья сәнгате контекстында татар әдәбияты тарихы, теориясе, текстологиясе;
  • татар язма һәм музыкаль мирас чыганаклары;
  • татар халык иҗаты тарихы һәм теориясе;
  • татар халкының һәм Татарстан халыкларының мәдәнияты һәм сәнгате: тарихы һәм теориясе;
  • Россия һәм чит ил татарларының рухи мирасы: өйрәнү һәм саклау;
  • милли белем: үсешнең теоретик-методологик һәм гамәли аспектлары.

Хезмәтләре

Институтның иң мөһим хезмәтләре: «Средневековая татарская литература VIII–XVIII вв.» (1999), «Татар грамматикасы» (т.1–3, 1998–2002), «История татарской литературы нового времени (XIX – начало XX века)» (2003), «История татарского литературного языка (XIII – первая четверть XX в.)» (2003). 2000–2010 елларда Институт татар филологиясе һәм сәнгате өлкәләрендә зур проектлар эшли: «Татар әдәби теле тарихы: 3 томда», «Татар лексикологиясе: 3 томда», «Атлас татарских народных говоров», «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 6 томда», «Татар әдәбияты тарихы: 8 томда», «Габдулла Тукай. Энциклопедия», Г.Тукайның академик басмасы (6 т.), Г.Ибраһимовның академик басмасы (15 т.), «Татар халык иҗаты: 25 томда», «Татарское народное творчество: в 15 томах».

2018 елда Татарстан Фәннәр академиясе порталы базасында сүзлекләрнең электрон фондын, Татарстан Республикасы топонимнарының электрон каталогын, татар сәнгать әдәбияты корпусларын һәм башкаларны үз эченә алган «TATZET» электрон проектлары җыелмасы булдырыла. Институт татар теле һәм әдәбияты укытучылары проблемаларын өйрәнә, татар халкының язма һәм музыкаль мирасын, җыю, исәпкә алу, саклау, өйрәнү һәм кулланышка кертү буенча эш алып бара, татар эпиграфик истәлекләрен өйрәнү, кулъязмаларны һәм иске басма китапларны цифрлы форматка күчерү буенча эшчәнлек алып бара, Татарстан Республикасы районнарына һәм РФ территориясендә татарлар күпләп яши торган урыннарга даими комплекслы һәм махсус экспедицияләр оештыра.

Институт татар телендә «Фәнни Татарстан» журналын чыгара.

М.Г.Арсланов, М.И.Әхмәтҗанов, И.Б.Бәширова, Ф.С.Баязитова, Ф.А.Ганиев, Ф.Г.Гарипова, М.З.Зәкиев, Х.Р.Курбатов, Х.Ш.Мәхмүтов, Ф.М.Мусин, Д.Б.Рамазанова, З.З. Рамеев, Ф.И.Урманчеев, М.Б.Хәйруллин, Н.Ш.Хисамов һ. б. фәнни тикшеренүләрне үстерүгә зур өлеш кертә.

Җитәкчеләре

Институт директорлары: М.А.Нигъмәтуллин (1939), Х.А.Шабанов (1939–1942), Х.Х.Ярмөхәммәтов (1942–1944), М.Х.Гайнуллин (1944–1953, 1959–1961), Х.Ф.Хәйруллин (1953–1959), К.Ф.Фасиев (1961–1963), М.К.Мөхәррәмов (1963–1982), Я.Г.Абдуллин (1982–1986), М.З.Зәкиев (1986–1996), К.М.Миңнуллин (1996 елдан).

Әдәбият

50 лет поисков и открытий. К., 1989; 

60 лет Институту языка, литературы и искусства имени Г.Ибраһимова. 1939–1999. К., 1999; 

Институт языка, литературы и искусства имени Г.Ибрагимова в документах: 1986-2000. К., 2001.