Россиянең урта полосасында һәм аеруча Көньяк Европа өлешендә шактый еш, Татарстан территориясендә сирәк очрый. Аерым затлары Кама алды, Идел буе калкулыгы һәм Кама аръягы уйсулыкларының урман-дала зонасында, Идел-Кама саклаулыгының Саралан һәм Раифа участокларында билгеләнә.

Гәүдәсенең озынлыгы 15–25 мм, ялтыравыклы кара яки коңгырт-кызыл төстә. Ата затның башында — мөгез, алгы сыртында — икегә бүленгән төер, аның ян-якларында зур 2 чыгынты урнашкан. Ана затларның мөгезе кыска тупыйк башлы. Ана һәм ата зат тирес астында җирдә куышчык казыйлар, анда тирес кертәләр, аннан исә озынча-түгәрәк 5–8 зур «груша» ясыйлар, ана зат аларның тар башына берәр күкәй сала. Личинкалары «груша» эчендә туклана һәм үсәләр, олы затлар токымны саклап һәм яшь коңгызларның чыгуын көтеп куышчыкта калалар.

ТРның Кызыл китабына кертелгән (2006).